Кичә Казанның «Чулпан» мәдәният үзәгендә Казан шәһәре мәктәп һәм балалар бакчаларының театр коллективлары «Алмачуар» фестиваль-бәйгесенең йомгаклау чарасы үтте. Моңа кадәр «Сәйяр» фестивале буларак барган бәйге быелдан яңа исем белән үткәрелә башлый: ул республика фестиваленең бер этабы гына түгел, ә тулы канлы аерым проект буларак яши башлый.
Быел бәйгедә 130 балалар бакчасыннан һәм 55 мәктәптән барлыгы 2900дән артык бала катнашкан. Район һәм шәһәр этапларында чыгыш ясаган бу яшь талантлар арасыннан нәтиҗәдә финалга 21 балалар бакчасы һәм 25 мәктәп театр төркеме узган. Кичәге тантанада җиңүчеләрне сәхнәдән татар театрының мәртәбәле кунаклар – Казан мэры урынбасары Гүзәл Сәгыйтова, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының баш режиссер Айдар Җаббаров, Казан яшь тамашачылар театры директоры Айгөл Горнышева, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрыннан халык артисты Нуриәхмәт Сафин, артист, “Алтын битлек” иясе Булат Гатауллин, Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрыннан халык артисты Илдус Әхмәтҗан һәм башкалар котлады.
Тантанада мәктәп театр студияләре өчен «Алмачуар» драматургия конкурсы да старт ала. Әлеге конкурс 2024 елда Казан Мэриясе һәм Татарстан Рәисе каршындагы Тел комиссиясе ярдәмендә булдырылган иде. Инде ике бәйге — театр һәм драматургия — «кулга-кул тотынышып атлаячак».