ТАТРУСENG
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Мәскәү дәүләт университетында татар мәдәнияте тәкъдим ителде
Мәскәү дәүләт университетында татар мәдәнияте тәкъдим ителде

Мәскәү дәүләт университетында татар мәдәнияте тәкъдим ителде

Мәскәү дәүләт университетында ел саен үткәрелә торган Милли мәдәниятләр көне узган. Университетның Татар якташлыгы активистлары чарада татар халкын, аның гореф-гадәтләрен, музыкасын һәм милли ризыкларын тәкъдим иткән.

Татар стенды милли элементлар белән бизәлгән, якташлык әгъзалары кунакларга татар халкының традицияләре, теле һәм милли ризыклары турында сөйләгән. Кунаклар традицион рецептлар буенча пешерелгән татар бәлеше, өчпочмак, чәкчәк һәм башка камыр ашларын авыз итеп караган.

Ярминкәдән соң кунакларга матур концерт программасы тәкъдим ителде. Чара төрле милләттән булган дистәләгән студентны бергә җыйды. Мәскәү дәүләт университетының Милли мәдәниятләр көне яшьләр өчен Россия һәм дөнья халыкларының традицияләре белән танышу мөмкинлеге булды, диелә хәбәрдә.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*