tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иҗат сукмагы
Иҗат сукмагы

Иҗат сукмагы

Бу тормышта һәркем үз юлын сайлый. Ә мин иҗат, журналистика юлы буйлап атлыйм. Быел икенче тапкыр “Алтын каләм” яшь журналистлар фестивалендә булып кайттым. Әлеге бәйгегә һәм, гомумән, журналистикага ничек килеп эләктем? Әлеге эшчәнлеккә этәрүдә кемнәрнең роле зур? Язмамда сүз нәкъ шул хакта булыр.

Гаилә

Һәр нәрсәнең нигезе гаиләдә салына, минемчә. Иҗатка мәхәббәт тә нәкъ менә гаиләмнән килә. Әти-әнием дә, апам да кечкенә чакта шигырь, хикәяләр язу белән шөгыльләнгәннәр. Мине дә аларның язмаларын уку илһамландыргангамы, инде икенче сыйныфтан шигырьләр, мәкаләләр яза, әнием белән берлектә аларны газета-журналларга юллый башладым. Соңрак әкиятләр, үсә төшкәч, яшәеш проблемалары күтәрелгән хикәяләр дә иҗат иттем. Гаиләмә мин һәрбер башлаган эшемдә терәк булулары, ярдәм итүләре, миңа бәйгеләрдә катнашу, иҗат белән шөгыльләнү өчен мөмкинлек, уңай шартлар тудырулары өчен чиксез рәхмәтлемен!

Укытучылар

Девятерня мәктәбендә укыганда, башлангыч сыйныфтан ук төрле бәйгеләргә йөреп, иҗатымны, сөйләм осталыгымны шомарттым, кеше алдында чыгыш ясау өчен курку хисен җиңдем, тел байлыгымны арттырдым. Кадыбаш авылы мәктәбенә укырга йөри башлагач та, язуымны, бәйгеләрдә көч сынашуымны дәвам иттем. Минем барлык уңышларымда да беренче укытучым Нурия Шамил кызы Мөсифуллина, рус теле һәм әдәбияты укытучысы Галия Габдулла кызы Муратова, татар теле һәм әдәбияты укытучылары Әлфинур Фәйзулла кызы Даутова, Гөлия Мәгъсүм кызы Шәрипова һәм Эльмира Рәис кызы Рәсүлеваларның өлеше зур. Нәкъ менә алар әле дә миңа ярдәм итеп, кирәк чакта хаталарымны төзәтеп, киңәшләрен биреп торалар. Шунысын әйтеп китәргә кирәк: укытучылар – китап, газета-журналлар укырга этәрүчеләр. Ә китап уку тел байлыгын арттырып кына калмый, җөмләне дөрес төзергә, тормышта төрле ситуацияләрдән чыгарга ярдәм итә. Шәхси үсеш тә нәкъ менә китаптан башлана, дип саныйм. Мин барлык укытучыларыма да иҗатка мәхәббәт уятулары өчен рәхмәтле.

Мәгълүмат чаралары

Әле дә хәтеремдә, икенче сыйныфта укыганда, беренче тапкыр “Көмеш каләм” районкүләм фестиваленә бардым. Анда ул вакытта “Көмеш кыңгырау” газетасының баш мөхәррире булып эшләүче Факил абый Сафин да килгән иде. Ул миңа: “Алдагы елларда да синнән матур шигырьләр көтеп калабыз!” – дип, зур өметләр баглады. Бу сүзләр миндә горурлык хисен уятты, иҗат утын кабыз­ды. Шулай ук язмаларым “Яңарыш”, “Әгерҗе хәбәрләре”, “Сабантуй”, “Ялкын” газета-журналларында да даими басылып килә. Әлеге басма хезмәткәрләре бер генә язманы да игътибарсыз калдырмыйлар, һәрбер язманы анализларга өйрәтәләр. Ә иң мөһиме – кечкенә чактан ук балаларда иҗатка мәхәббәт тәрбиялиләр, язу осталыгын арттырырга ярдәм итәләр.

Бер генә хезмәт тә бәяләнми калмый

Дөрес, арыган, илһам килмәгән, хәтта хыялларымнан баш тарт­кан вакытлар да булды. Әмма би­решмәгән тырыш кешеләр ге­нә уңышка ирешә. Әлбәттә, бер генә хезмәт тә бәяләнми калмый. Республикакүләм “Алтын каләм” фестивалендә беренче тапкыр катнашу мине күбрәк иҗат итәргә этәрде. Шуннан соң иҗат уты чыннан да дөрләп яна башлады. Узган ел мин өченче урын алган булсам, быел икенче урынга лаек булдым. Фестивальдә тәҗрибәле, оста, сәләтле журналистларны, депутатларны очратырга, алар белән кара-каршы аралашырга мөмкин. Шулай ук бик күп яңа дуслар, фикердәшләр табасың! Минемчә, “Алтын каләм”гә барып, җиңү яуламасалар да, яшь каләм ияләре бик зур тәҗрибә туплап кайталар.
Шулай ук мин ел саен “Илһам” яшь язучылар бәйгесендә катнашып, уңышларга ирешәм. Биредә жюри составында чын шагыйрьләр, язучылар утыра, алар катнашучыларга үз киңәшләрен бирәләр.
Быел Ләбиб Айтуганов һәм Шәүкәт Галиев исемендәге пре­мияләргә ия булуым тырышлы­гымның җимешләре булып тора.
Яшьтәшләремә шуны әйтәсем килә: һәрвакыт курыкмыйча, башкалар сүзенә карамыйча хыялыгызга таба атлагыз, күбрәк китаплар укыгыз, тәҗрибәле шәхесләр белән аралашыгыз, тырышыгыз. Шул очракта гына уңышларга ирешәчәксез!

Лиана Габбасова, Девятерня авылы.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*