tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илдар Гыйльметдинов: Иске Таш мәчетен реставрацияләгәндә һәр кирпечкә игътибар биреләчәк
Илдар Гыйльметдинов: Иске Таш мәчетен реставрацияләгәндә һәр кирпечкә игътибар биреләчәк

Илдар Гыйльметдинов: Иске Таш мәчетен реставрацияләгәндә һәр кирпечкә игътибар биреләчәк

Казанда 1801 елда салынган Иске Таш мәчетен торгызу эшләре башланды. Татарстаннан РФ Дәүләт Думасы депутат Илдар Гыйльметдинов һәр кирпечкә игътибар биреләчәген әйтте.

«Казанда мондый мәчетләр күп түгел. Алар федераль милектә тора, һәм бөтен Россия өчен әһәмиятле дип санала. Без мәчетнең проектын ясадык. Бинаны яңартуның беренче этабына керешәбез. Беренче этап өчен федераль бюджеттан 30 млн сум акча бирелде, барысы 143 млн сум кирәк. Һәр кирпечкә игътибар биреләчәк 2023 елда без ул эшләрне тәмамларбыз дип уйлыйбыз», — дип сөйләде ул журналистларга.

Мәчет бинасы үзенең беренчел халәтенә кайтарылачак. Депутат сүзләренчә, әлегә төп максат — бинаны торгызу, мәчет территориясен төзекләндерү мәсьәләсе соңыннан карала.

«Аның беренче каты да подвал кебек, башка мәчетләргә охшамаган. Эш дәвамында да, бәлки көтелмәгән яңалыклар килеп чыгар. Барысы да җиңел генә булыр дип уйламыйм. Мәчет бинасында сәнгать мәктәбе булган. Эче сыйныфлар итеп бүленгән. Барысын да сүтеп, тәртипкә китерәсе була», — ди ул.

Иске Таш мәчетен торгызу эшләрен «Бердәм Россия» партиясенең «Тарихи хәтер» федераль проекты кысаларында үткәрелә. Ремонт эшләре мәчетнең беренче катында башлана, икенче катта имамнар үз эшчәнлеген дәвам итә алачак.

Гөлүзә Ибраһимова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*