tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Кырмыскалы районында “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумы узды
Кырмыскалы районында “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумы узды

Кырмыскалы районында “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумы узды

19 август көнне Кырмыскалы районында дин әһелләре, авыл биләмәләре башлыклары катнашлыгында “Милли үзенчәлек һәм дин” мөселман форумы узды.

Форумда рухи, милли, дини тормышыбызның һәм мөселман җәмгыятенең мөһим мәсьәләләре тикшерелде. Чарада Кырмыскалы район хакимияте җитәкчелеге, авыл советлары җитәкчеләре, Үзәк диния нәзарәтенә һәм Башкортстан диния нәзарәтенә караган районның барлык мәхәлләләренең дин әһелләре, республикабыз мәчетләренең имамнары катнашты.



Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатибы Альфред Дәүләтшин үз чыгышында: “мондый форматтагы дини форум Башкортстанда беренче тапкыр гына уздырылуга карамастан, нәтиҗәле һәм фәһемле узды” дип белдерде.



Чараны оештыруга күп көч салган Исмәгыйль хәзрәт Ибраһимовка, Кырмыскалы районы җитәкчелегенә, Үзәк диния нәзарәтенә һәм Башкортстан диния нәзарәтенә рәхмәтләребезне җиткерәбез. Фотолар “Кызыл таң” гәзите сайтыннан алынды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*