tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республика һәм шәһәр көнендә «Наше время – Безнең заман» фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясаячак
Республика һәм шәһәр көнендә «Наше время – Безнең заман» фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясаячак

Республика һәм шәһәр көнендә «Наше время – Безнең заман» фестивалендә җиңүчеләр чыгыш ясаячак

30-нчы августта, Республика һәм шәһәр көнендә, Казанда бәйрәм концерты белән «Наше время – Безнең заман» фестивале җиңүчеләре чыгыш ясаячак. Лауреатлар Г.Камал исемендәге театр каршындагы мәйданда үз номерларын башкарачак.

Быел эшләүче яшьләр фестивале Туган телләр һәм халык бердәмлеге елына багышланган. Тамашачыларга дөньяның төрле халыклары биюләре һәм җырлары белән матур программа тәкъдим ителәчәк.

«Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, С.П.Горбунов исемендәге Казан авиация заводы – «Туполев» ГАҖ филиалы, «Аммоний» АҖ, Казан дары заводы, Горький исемендәге Яшел Үзән заводы, «Таттелеком» ГАҖ һәм башкалар үз иҗатлары белән халыкны шатландырачак.

Чара барлык санитария таләпләрен исәпкә алып узачак, дип хәбәр итә оештыручылар. Керү ирекле. Концерт 13:30 сәгатьтә башлана, программа 16:00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк.

Быел фестивальнең зона этабы Казанда 22-23-нче октябрьдә узачак. Зона этапларын уңышлы узган командалар 12-13-нче ноябрьдә Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концерт залы мәйданчыгында очрашачак, анда суперфинал узачак.

15-нче ноябрьдә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында гала-концерт узачак, анда гран-прига ия команда игълан ителәчәк, җиңүчеләр ТР Президенты күчмә кубогын һәм 500 мең сум күләмендә акчалата премия алачак. «Безнең заман геройлары» махсус призы иясе 300 мең сум күләмендә акчалата премия алачак.

Катнашу өчен гаризалар 25-нче сентябрьгә кадәр сайтта кабул ителә.

kzn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*