tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына төгәлләнгән эшләр дә булачак
«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына төгәлләнгән эшләр дә булачак

«Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына төгәлләнгән эшләр дә булачак

20 август көнне «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда ачылачак «Илаһи сүз хозурында» күргәзмәсендә яңа гына эшләнеп беткән тугра һәм шамаилләр дә булачак.

«Хәзерге вакытта кайбер эшләр әле мольберттан төшмәгән, ясалып бетмәгән. Күргәзмәгә әзерләнгәндә яңа эшләр дә языла. Шуңа күрә күргәзмәдә „кайнар табадан“ төшкән эшләр дә булачак. Ачылышка килүчеләр бу эшләрне беренчеләрдән булып күрәчәк», — диде «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музее мөдире Илнур Низамиев «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.

«Илаһи сүз хозурында» дигән күргәзмәдә рәссам, каллиграфия остасы, Россия рәссамнар берлеге һәм Татарстан һөнәрчелек палатасы әгъзасы Гөлназ Исмәгыйлева-Гатиатуллинаның 2013-2021 елларда иҗат ителгән 40 эше: тугра, шамаилләр, каллиграфик панно, орнаментлау эшләре тәкъдим ителәчәк.

Күргәзмә 20 августта 14.00 сәгатьтә ачыла.

Гадел Әхмәтҗанов 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*