«Туган авылым» комплексында «Татар кызы» бәйгесендә катнашучылар өчен аш-су пешерү буенча осталык дәресе булды. Бәйгедә катнашучы 32 кыз камыр басып токмач кисте.
Жюри әгъзалары башта камыр җәймәсен карады, аның формасы, нечкәлегенә бәя бирде. Аннан соң кызларның эш урыны һәм эш коралларының чисталыгын тикшерделәр. Соңыннан киселгән токмачларга бәя бирелде.
Жюрида «Ак калфак» Бөтендөнья татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова, «Татар кызы» конкурсы дирекциясе башкарма директоры Гүзәлия Гиниятуллина, «Тәртип» радиосының башкарма директоры Айваз Садыйров, җырчы һәм блогер Лилия Хәйруллина иде. Чараны Булат Бәйрәмов алып барды.
Кадрия Идрисова фикеренчә, татар кызының аш-су осталыгын тикшерү бик мөһим. «Кызларның барысы да токмачны баса, кисә белә. Ул татар кызы өчен иң кирәкле сыйфатның берсе. Без чисталыкка һәм әрәм итмәүгә дә игътибар иттек. Хатын-кызның бөртекләп тоту дигән бик уңай сыйфаты булырга тиеш. Без, бәя биргән вакытта, аларга аңлатырга тырыштык. Бүген бирелгән киңәшне алар гомер буе истә тотачак», — ди ул.
Айваз Садыйров сүзләренчә, кайбер катнашучыларның токмач кисүендә җирле традицияләр чагыла. «Без камыр басу, җәю, токмач кисү буенча бәя бирдек. Мин инде тышкы кыяфәтенә игътибар иттем. Төрле төбәктән килгән кызлар арасында токмач кисүдә аермалык бар. Мәсәлән, Төркиядән килгән кыз калынрак кисә, ул — җирле традиция. Формалары да аерылырга мөмкин, әмма татар токмачы икәнлеге барыбер аңлашыла», — ди ул.
Осталык дәресе кызларның үзләре өчен дә файдалы булган. «Мондый осталык дәресләре безнең өчен бик файдалы. Жюри әгъзалары бик урынлы киңәшләр бирде. Татар халкы электән үзенең аш-суы белән мәшһүр, шуңа күрә без милли ашларны оста әзерләргә, осталыкны киләсе буыннарга тапшырырга тиеш», — дип сөйләде Мәскәү өлкәсеннән килгән конкурсант кыз.
Гөлүзә Ибраһимова