tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан вәкиллеге «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салды
Татарстан вәкиллеге «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салды

Татарстан вәкиллеге «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салды

Мәскәүдә Александр бакчасында Билгесез солдат каберенә һәм «Герой шәһәр Сталинград» истәлек тамгасына чәчәкләр салу тантанасы узды. Чара Сталинградта һәлак булганнар истәлегенә багышланган. Бу хакта Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

79 ел бу көнне немец фашистлары бомбардировщиклары Сталинградны җимерә. Ике йөзгә якын шәһәр халкы һәм качаклар харәбәләр астында күмелеп кала.

Бу тантана һәр елны уздырыла. Аның инициаторы һәм оештыручысы — Россия оборона министрлыгы каршында эшләүче «Сталинградсикй призыв» төбәкара патриотик иҗтимагый оешмасы. Элегрәк оешманың шәрәфле рәисе — армия генералы, Бөек Ватан сугышы ветераны, Хәрби фәннәр академиясе Президенты Мәхмүт Гәрәев иде. Аның вафатыннан соң, 2019 елда шәрәфле җитәкче итеп генерал-полковник Валерий Баранов куелды. Ул Татарстанның вәкаләтле вәкиллеге каршында оештырылган Офицерлар клубы рәисе дә.

Вәкиллек хезмәткәрләре һәм Офицерлар клубы әгъзалары әлеге тантанада ел саен катнаша.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*