tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районы башлыгы: Әдәби Сабан туе телебезне саклауга зур өлеш кертә
Арча районы башлыгы: Әдәби Сабан туе телебезне саклауга зур өлеш кертә

Арча районы башлыгы: Әдәби Сабан туе телебезне саклауга зур өлеш кертә

Арча районы башлыгы Илшат Нуриев Әдәби Сабан туеның телне саклауда зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтте.

«Әдәби марафон, Әдәби Сабан туе кебек чаралар туган телебезне саклауда, аны камилләштерүдә рухыбызны ныгытып, сәламәт яшәү рәвешен киң җәмәгатьчелеккә танытуда бик зур өлеш кертә. Әлеге марафоннарда өлкәннәр генә түгел, балаларның да катнашуы аеруча сөенечле», — диде ул Әдәби Сабан туе ачылышында.

Бәйрәм #Әдәбимарафон һәм #Авылымгүзәллеге финалистларын бүләкләү тантанасы белән һәм чараның байрагын күтәрүдән башланып китте. Сабан туеның төп бәйгесе — #әдәбикөрәш. Ул #әдәбисабантуе алдыннан бер атна дәвамында онлайн форматта үткәрелде. Бәйгедә иллегә якын кеше көч сынашты. Алар арасыннан сайлап алынган 24 финалист бүген Сабан туе мәйданында уз осталыкларын күрсәтә.

Әдәби Сабан туеның абсолют батырын зур мәйданда язучылардан торган жюри билгеләячәк.

Әдәби көрәштә сәхнәгә икешәр кеше чыга. Алар яттан өчәр-дүртәр куплетлы шигырьләр сөйләргә тиеш. Әгәр ике җиңүчене сайлап алсалар, көндәшләр бер-берсенә әзерләп килгән шигырьне сәнгатьле укырга тәкъдим итәчәк.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*