Азнакай Мәдәният йортында Россиянең халык артисты, мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров истәлегенә багышланган фестиваль узды. Җирле артистлар, иҗат коллективлары җырчы репертуарындагы җырларны башкардылар.
“Әлеге фестивальнең максаты – халык җырларын һәм татар композиторлары әсәрләрен пропогандалау, яшьләрне милли-мәдәни байлыкларга якынайту, талантларны ачыклау”, – ди Мәдәният йорты директоры Ландыш Шәрәфиева.
Фестивальдә катнашучыларның барысына да дипломнар тапшырылды.
Резеда Шәрипова