tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстанның сәнгать әһелләре Башкортстанда милләттәшләребез белән әдәби очрашулар уздыра
Татарстанның сәнгать әһелләре Башкортстанда милләттәшләребез белән әдәби очрашулар уздыра

Татарстанның сәнгать әһелләре Башкортстанда милләттәшләребез белән әдәби очрашулар уздыра

1-4 октябрь көннәрендә Башкортстанның Туймазы шәһәре, Туймазы районы Төмәнәк авылында, Чакмагыш районында һәм Магнитогорск шәһәрендә язучылар һәм сәнгать әһелләре катнашында әдәби-музыкаль очрашулар узачак.

Чараларда Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесенең Россия Федерациясе төбәкләрендәге татар иҗтимагый берләшмәләре белән эшләү буенча урынбасары Марс Тукаев җиткәчелегендәге делегация катнаша. Аның составында Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе артистлары, фән эшлеклеләре һ.б.

Биредә Туймазы һәм Магнитогорск шәһәрләре,  Шаран, Ярмәкәй, Бакалы, Бүздәк, Чакмагыш һәм Кушнарен районнарының татар җәмәгатьчелеге вәкилләре белән очрашулар планлаштырылган.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*