tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Каралачык авылы мәктәбендә булды
Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Каралачык авылы мәктәбендә булды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Каралачык авылы мәктәбендә булды

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин Федоровка районына эшлекле сәфәр кысаларында Каралачык авылы мәтәбендә булды.

Альфред Әмир улы мәктәп директоры, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Хайбуллина Сөмбел Раффак кызына БТК исеменнән авыл һәм мәктәп китапханәсе өчен татар телендә чыккан китаплар, уку әсбаплары, гәзит-журналлар тапшырды. Шулай ук Каралачык мәктәбендә укучы Хайбуллина Язгөлне татар теле һәм әдәбяты буенча олимпиадада җиңүе белән котлады һәм конгресс исеменнән затлы бүләк тапшырды.

Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*