tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калеб» яңа буын җыены яңа сезонын ачты
«Калеб» яңа буын җыены яңа сезонын ачты

«Калеб» яңа буын җыены яңа сезонын ачты

«Калеб» яңа буын җыены Луиза Янсуар кураторлыгында үзенең яңа сезонын ачты. Аның Кариев театры фойесында үткән беренче чарасы «Калеб. Импровиз» дип аталды.

«Калеб. Импровиз» — оештыручылар вәгъдә иткәнчә, сүз, музыка, хәрәкәт һәм рәсемнең бер ноктада кисешүе иде. «Калеб» яшьләре — шагыйрьләр, музыкантлар, җырчылар, биючеләр — бирелгән темага күз алдында туган иҗатны күрсәтә алдылар.

«Безнең „Калеб“тә өйдәгечә җылы форматта сезне җыеп күрешәсебез килде. Бүген биредә „Калеб“нең умырткасы булган кешеләр дә бар, үз иҗади импульсыбызны яшьләргә бирәсебез килә. Ишекләребез ачык, рәхим итегез», — диде Кариев театры директоры һәм «Калеб»нең кураторы Луиза Янсуар.

Катнашучылар: композиторлар Эльмир Низамов, Миләүшә Хәйруллина, җырчылар Илгиз Мөхетдинов, Илүсә Хуҗина, Сөмбел Кыямова, биючеләр Алсу Мәгъсүмҗанова, Сәидә Минубаева, шагыйрьләр Гөлназ Газизова, Булат Ибраһимов, Гөлүсә Батталова, Лилия Гыйбадуллина, музыкантлар Айдар Абдрахимов, Эрик Марковский, Андрей Аношин, рәссам Руслан Ибраһимов.

Чараның режиссёры: Резеда Гарипова. Кичәне Тинчурин театры артисты Артём Пискунов алып барды. Рәссам Руслан Ибраһимов әлеге кичәдә туган хисләрне рәсем сәнгатенә күчерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*