tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Санкт-Петербургта композитор Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе булачак
Санкт-Петербургта композитор Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе булачак

Санкт-Петербургта композитор Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе булачак

15 октябрьдә Санкт-Петербургның Дәүләт академия капелласында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Россия композиторлар берлеге идарәсе рәисе, Татарстан композиторлар берлеге рәисе Рәшит Кәлимуллинның иҗат кичәсе була.

Кичәдә Станислав Малышев, Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, шулай ук София Гобәйдуллинаның Заманча музыка үзәге оркестры катнашачак, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге.

Тамашага чакыру билетлары белән кертәләр. Концерт 19:00 сәгатьтә башлана.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*