Татарстан Республикасы Премьер-министры, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев җитәкчелегендәге Татарстан делегациясе Башкорт дәүләт университетының Стәрлетамак филиалы татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы эшчәнлеге белән танышты.
Кафедраның тарихы, бүгенге торышы һәм киләчәге хакында Татар һәм чуваш филологиясе кафедрасы мөдире, Старлетамак татар конгрессы җитәкчесе Илсур Мансуров сөйләде.
“Тулаем алганда, югары уку йорты тарафыннан бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча 500 дән артык белгеч әзерләнгән, – дип билгеләп үтте ул.
Шулай ук биредә Татарстан Республикасыннан читтә татар телен саклау һәм үстерү буенча галимнәр, белем бирү оешмалары һәм иҗтимагый оешмалар инициативаларына ярдәм итү буенча грант алу мәсьәләләре хакында фикер алыштылар.
Күркәм гадәтне дәвам итеп, Васил Шәйхрәзиев кафедрага татарча китаплар тапшырды: алар арасында классик һәм заманча матур әдәбият үрнәкләре, халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте хакында бәян итүче “Татар дөньясы” басмасы, гореф-гадәтләребез сагында торучы “Татар халык ашлары” китабы һ.б.
1993 елның 31 мартында филология факультетында «Милли мәктәптә рус теле һәм әдәбияты, татар теле һәм әдәбияты» белгечлеге буенча укытучыларны әзерли башлау турында карар кабул ителә.
Кафедра Россия Федерациясе һәм чит ил югары уку йортлары белән тыгыз фәнни һәм методик элемтәдә тора. Лекцияләрне уку һәм тәҗрибә уртаклашу максатында татар һәм чуаш филологиясе өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр чакырыла. Югары уку йорты тарафыннан бүгенге көндә татар теле һәм әдәбияты буенча барлыгы 500 дән артык белгеч әзерләнгән.
Кафедра Башкортстан һәм Чуваш Республикасы Мәгариф министрлыкларының күп санлы Рәхмәт хатлары, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының Мактау грамотасы, Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. 2006 елда Казан шәһәрендә “Россия Федерациясе Югары уку йортларының иң яхшы татар бүлеге “дип танылды.