Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Г. Ибраһимов бюстына чәчәкләр салды
Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Г. Ибраһимов бюстына чәчәкләр салды

Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Г. Ибраһимов бюстына чәчәкләр салды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев һәм Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге Башкортстанга сәфәре барышында,  Авыргазы районындагы Солтанморат авылында күренекле язучы Галимҗан Ибраһимовның бюстына чәчәкләр салды. Ул әдипнең музее янында урнашкан.

Бюст язучының 100 еллык юбилеен билгеләп үткән көннәрдә куела. Аның авторы – Зөлфәт Басыйров.

Исегезгә төшерәбез, Авыргазы районындагы Солтанморат авылында Г. Ибраһимовның музее эшли. Анда язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән танышырга мөмкин. Бүген Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге музейда да булды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*