tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Солтанморат авылындагы Галимҗан Ибраһимов музее язучының 10 томлык яңа җыентыгы белән тулыланды
Солтанморат авылындагы Галимҗан Ибраһимов музее язучының 10 томлык яңа җыентыгы белән тулыланды

Солтанморат авылындагы Галимҗан Ибраһимов музее язучының 10 томлык яңа җыентыгы белән тулыланды

Татарстан Премьер-министры урынбасары, Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев белән берлектә, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчелеге 3-4 нче декабрьдә Башкортстанда эш сәфәрендә. Бүген алар Авыргазы районындагы Солтанморат авылында күренекле язучы Галимҗан Ибраһимов музеенда булды.

Биредә Г. Ибраһимовның кулъязмалары, фотосурәтләре, шәхси әйберләре урын алган. Кунакларны күренекле язучының тормыш юлы һәм иҗаты белән таныштырдылар. Хәзерге вакытта Казанда Г. Ибраһимовның әсәрләре тупланган 15 томнан торган җыентыгы нәшер ителә. Аның инде 10 томы дөнья күрде. Шулай ук “Җыен” фонды да язучының 2 томлыгын чыгарды.  Васил Шәйхразыев музейга әлеге китапларны бүләк итте.

Белешмә өчен: Музей башта язучының туган ягында 1967 нче елда мәктәп бинасында ачыла. Бу эшне башлап йөрүчеләрнең берсе – татар теле һәм әдәбияте укытучысы Нәҗибә Хәйруллина һәм мәктәп рәссамы Галимҗан Галиаскаров була.

Әдипнең 100 еллыгына музей-йорт барлыкка килә. Ә 1997 нче елда даими бина булдырыла. Язучының 100 еллыгына музей территориясендә бюсты да куела. Аның авторы Зөлфәт Басыйров.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*