ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеена әзерләнә
Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеена әзерләнә

Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеена әзерләнә

10 июньдә 10:00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музее 40 еллык юбилеен билгеләп үтәчәк. Музей 1986 елда бөек татар шагыйренең 100 еллыгына ачылган иде. Шуннан бирле бина республиканың мөһим мәдәни үзәгенә әйләнде. Бу хакта Габдулла Тукай әдәби музееның матбугат хезмәте хәбәр итте.

Юбилей уңаеннан планлаштырылган бәйрәм чаралары 10 июньдә узачак. «Дуслар даирәсендә» дип аталган зур бәйрәм концерты әзерләнә. Программада: Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары, «Риваять» татар этно-төркеме, 2нче номерлы балалар сәнгать мәктәбе, «Салаватиклар» вокаль төркеме, «Шаян ТВ» каналы һәм башкаларның чыгышлары; «Әниләр клубы» һәм Динара Әхмәт белән берлектә татар халык уеннары.

Концертны Галиәсгар Камал театры артисты, Татарстан Республикасының халык артисты Фәнис Җиһанша алып бара.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*