ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан делегациясе Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдандагы әзерлек эшләре белән танышты
Татарстан делегациясе Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдандагы әзерлек эшләре белән танышты

Татарстан делегациясе Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдандагы әзерлек эшләре белән танышты

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров һәм Татарстан делегациясе бүген Сургутта III Халыкара Иртыш буе Сабан туе узачак мәйдандагы әзерлек эшләре белән танышты.

III Халыкара Иртыш буе Сабан туе Сургутның үзәк мәйданында узачак. Биредә бәйрәм өчен бөтен нәрсә дә әзерләнгән – баннерлар, күрсәткеч билгеләр урнаштырылган, сәхнәләр корылган, мәйдан бизәлгән, сату нокталарында әзерлек эшләре тәмамланып килә. Оештыру комитеты балык әзерлек чараларын контрольдә тота.

Чара Иртыш буе Сабан туе дип исемләнгән. Иртыш елгасы Кытайдан башлап, Казахстан, Омск һәм Төмән өлкәләре, Ханты-Манси автономияле округы аша уза. Сабантуйга бу төбәкләрнең һәрберсеннән делегацияләр килүе көтелә. Бу бәйрәм округта яшәүче халыкларның дуслыгын ныгыту, мәдәниятләрен саклау максатыннан үткәреләчәк.

III Халыкара Иртыш буе Сабан туе – язгы кыр эшләре тәмамлануны белдерүче киң колачлы татар бәйрәме. Әлеге чара Россия, Казахстан һәм Кытай төбәкләрен берләштерә, Иртыш елгасы буенча элемтәне символлаштыра, милли уеннарны һәм көрәшне, милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне үз эченә ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*