ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Казанда «Татар ядкәрләре» марафоны җиңүчеләре билгеләнде
Казанда «Татар ядкәрләре» марафоны җиңүчеләре билгеләнде

Казанда «Татар ядкәрләре» марафоны җиңүчеләре билгеләнде

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының Камера залында #Татар_ядкәрләренә5 марафонының җиңүчеләрен котлау тантанасы үтте. Бу хакта «Татар ядкәрләре» проектының МАКС каналында хәбәр ителде.

Тантанада килгән кунакларга дипломнар, акчалата премияләр һәм бүләкләр тапшырылды.

«Татар ядкарьләре» проекты татар халкының мирасын, гореф-гадәтләрен саклап калуга һәм өйрәнүгә юнәлдерелгән популяр марафон. Аның төп максаты — онытылып бара торган йолалар, тарих һәм милли мирас турында кызыклы мәгълүматларны халыкка җиткерү.

Марафон барышында катнашучылар үзләренең социаль челтәрләрендә милли темага багышланган фото, видео яки язмалар урнаштыралар. Марафон кысаларында милли киемнәр, авыл тормышы, татар кәсепләре, борынгы ризык рецептлары, музыка кораллары һәм әби-бабайлардан калган мирас темалары яктыртылды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*