ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Әтнә районында “Әләшә” бәйрәме узды
Әтнә районында “Әләшә” бәйрәме узды

Әтнә районында “Әләшә” бәйрәме узды

Күәм белән Әйшияз авыллары арасында районыбызның матур бер традициясенә әверелгән “Әләшә” бәйрәме узды.

Аның барлыкка килүе турында белмәүчеләр сирәктер. Асылы – шунда җирләнгәннәрне дога кылып искә алу, “Изгеләр чишмәсе” суыннан авыз итү.

Безнең белешмә Борынгылар сүзләренчә, Әләшәне сыерчык бала очырган вакытка туры китереп үткәрәләр. Анда Коръән аятьләре укып, каберлектәге изгеләр рухына багышлап дога кылалар, Аллаһы Тәгаләдән имин киләчәк сорыйлар.

Бер фикер Кала тау – районыбызның истәлекле урыны. Шушында ук, Ашыт елгасының иске үзәнендәге биек яры буенча, Әйшияз һәм Күәм авылларыннан ерак түгел, археологлар «Әйшияз шәһәрлеге» дигән фәнни исем алган борынгы шәһәр калдыкларын табалар. Җирле халык бу урынны “Хан зираты” дип атый һәм аны Х йөздәге Идел буе Болгары хакимнәре белән бәйли. Казу эшләре вакытында ачыкланган материаллардан чыгып, галимнәр шәһәрнең IV–VII гасырларда ук җирле мәҗүси халык тарафыннан сыену урыны буларак файдаланылуын, ә соңрак, Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорында, илнең төньягында татар дәүләте форпостларының берсе булуын фаразлый.

Чыганак:atnya-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*