tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар халык хорына — 55, аның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга — 80 яшь тула
Татар халык хорына — 55, аның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга — 80 яшь тула

Татар халык хорына — 55, аның җитәкчесе Ирнис Рәхимуллинга — 80 яшь тула

КФУның актлар залы тәрәзәләреннән күңелне изрәтеп татар моңы агыла. Сәхнәдә хорчылар Ирнис Рәхимуллинның һәр хәрәкәтенә буйсынып, илһамланып, залдагы тыңлаучыларны сихри җыр дөньясында йөздерә. Бу күренеш менә инде 55 ел кабатлана. Студентлар, күк йөзендәге болытлар кебек, бер-бер артлы агыла, килә-китә тора, ә Ирнис абый, гадәттәгечә, һәвәскәр студентларны профессиональ җырларга өйрәтә

Ирнис абыйны без дәресләрдә дәртле, шул ук вакытта йомшак, иркәли белүчән, кирәк вакытта сүзләре белән көч бирә торган укытучы буларак беләбез. .

«Музыка — гомерлек юлдашым»

—Ирнис абый, иҗат юлын үзегез теләп сайладыгызмы?

— Минем иҗат юлым балалар бакчасыннан ук башланды. «Украин гопагын» бии башладык, ә аннан соң җырларга тотындым, — дип башлады сүзен Ирнис абый. — Мәктәпкә укырга кергәч, Пионерлар сараенда җырлый башладым. Совет чорында ул университетка тиң иде. Анда иҗатка яшел юл: акробатика, бал биюе, бильярд, спорт, хорда җырларга мөмкин иде. Барысы да бушка! Мин барысына да йөрдем. Яшьләрне баета да, тәрбияли дә ул.

Бервакыт Татар дәүләт опера һәм балет театрыннан кешеләр килде дә, үзләренә җырчы яшүсмерләрне сайлап алды, чөнки «Русалка», «Кармен», «Пиковая дама», «Богема» һ.б. операларда балалар хорлары да катнаша. «Богема» операсында соло да җырладым әле. Шуннан бирле мин үземне Опера театрының солисты дип санадым. Бу вакытта бишенче сыйныфта укый идем, 12 яшь тирәсе иде миңа.

Һәр спектакльдә катнашкан өчен 10 сум түләделәр. Мин шул акчаларны җыеп, әниемә кул сәгате бүләк иттем. Хорда җырлауның икенче яхшы ягы да бар: театрда барган бөтен опера һәм балетларны түләүсез карадым. Андагы җыр, арияләрне ятлап бетердем диярлек.

Тора-бара җитдирәк партияләргә алындым: Дубровский, Вертерны җырладым. Шул вакытта тавышым сынды. Тавыш сынганда җырларга ярамаганны ишеткәнең бардыр. Берзаман музыка көллиятенә укучыларны сайларга килделәр! Мине һәм тагын берничә кешене тыңладылар. «Бу малай безгә кирәк», — дип, сайлап алдылар.

Музыкаль белемем юк иде минем. Бер атна эчендә интервалларны ишетергә, бер-берсеннән аерырга өйрәндем һәм керү имтиханнарын «яхшы» билгесенә тапшырдым. Ике ел Лариса Панькина дигән укытучыда укыдым. Талантлы идем үзем. Тавышым Робертино Лореттидан бер дә ким түгел иде!

Ике ел Лариса Филлипповнада укыгач, ул мине данлыклы профессор, Казан дирижерлык мәктәбенә нигез салучы Семен Казачковка тапшырды. Мин аның җитәкчелегендә музыка көллиятенең 3-4 курсын бетердем һәм Казан дәүләт консерваториясенә имтиханнар тапшырып укырга кердем. Биш ел укыганнан соң, аспирантурада белем алдым. Шуннан соң мине кафедрада укытырга калдырдылар. 15 ел консерваториядә укыттым.

«Берьюлы биш эшне алып бардым»

Сезне бүгенге көндә дә опера театрында очратырга мөмкин. Дөрес, сәхнәдә түгел, ә тамашачылар арасында…

— 1975 елда Татар дәүләт опера һәм балет театрында баш хормейстер вазифасына билгеләндем. Операга балачагымнан ук гашыйк идем. Язмыш мине янәдән шунда кайтарды. Шулай итеп, укыттым да, хормейстер да булып эшләдем. Опера театрында 27 ел хезмәт куйдым. Аннан соң Педагогика институты, Гуманитар институты хорын һәм Казан дәүләт университетында хормейстер булып эшләдем. Берьюлы биш эшне алып бардым.

—Опера театрында эшләгән хормейстер ничек итеп Татар хорын оештырып җибәрә соң? Кемнең уе иде ул?

Хор капелласы белән дәртләнеп эшләгән чакта, аяз күктә яшен сукканмыни диярсең, миңа Татар халык хорын оештырырга һәм җитәкләргә тәкъдим иттеләр. «Рус капелласы бар, безгә татар хоры да кирәк. Без бит Татарстанда яшибез», — диде университет җитәкчелеге. Бер авыз сүз татарча белмим, ә миңа татар хорының җитәкчесе булырга кушалар. Югалып калдым. «Миннән булмый, туган телне белмим», — дим.

Ул вакытта илебездә бары тик бер идеология иде: совет милләтен тудыру. Автономияләрне бетермәсәләр дә, туган телләрне кистеләр. Казанда бердәнбер татарча белем бирә торган интернат-мәктәп калды. Аллага шөкер, бу сәясәт авылларга килеп җитмәде. Татар теле авылларда сакланып калды.

«Сез армиядә булдыгызмы?» – диләр. Әйе, дигәч: «Анда законнар шундый бит: белмисең — өйрәтәбез, теләмәсәң — мәҗбүриләтәбез». Күзләр курка, куллар эшли дигәндәй, эшкә тотындым. Беренче дәрестә үк сезгә ничек дәшим, дип сорадым. «Җәмәгать дип дәшегез», — диде татар студентлары. «Җәмәгать, мин сезне рус һәм француз телләренә, ә сез мине татарчага өйрәтегез», — дип килештек.

Француз теле дигәннән, мин аны әле дә бик яхшы беләм. Мин ул телгә гашыйк! Френсис Лейның «История любви» җырын хорчыларга — татар студентларына өйрәттем. «Былбыл» ансамбле биш тавышка җырладык. Француз җырлары бәйгесендә Гран-прига лаек булдык. Франциянең Татарстандагы вәкаләтле вәкиле безнең җырлаганны тыңлады да, барлык катнашучылардан татар студентлары француз телендә иң төгәл башкарды дип танылды.

Татар халык хоры турында: «Без академик хор. Без — полиглотлар!»

—Татар халык хорының «изюминка»сы нәрсәдә?

— Татар халык хоры — «халык» дип аталса да, жанры буенча фольклор саналмый. Без академик тавыш белән җырларга тырышабыз. Татар халык хоры зәвык хисе һәм җырлау культурасы булуы белән аерылып тора. Җырлау культурасы белән джаз, романс, халык, классик жанрларында да рәхәтләнеп җырларга була.

Хорның икенче үзенчәлеге — полиглот булуында. 55 ел эчендә без инглиз, латин, француз, грузин, итальян, кырым татарлары телендә җырладык. Төрле жанрларда гына түгел, төрле телләрдә дә җырлый алабыз.

Ригада «Козгын кунган имәнгә» дигән латыш җырын татарчага тәрҗемәсендә җырладык. Безне алкышларга күмделәр. Латыш халык җырының татар моңы белән кушылуы нәтиҗәсендә гадәти булмаган милли мәдәниятләр коктейле туды. Гомумән, безнең хор бөтен җирдә зур казанышларга лаек булды. Хорчыларны кая гына алып бармадым: Алма-Ата, Рига, Вильнюс, Хельсинки, Уфа, Самара, Әстерхан, Мәскәү, Волгоград, Санкт-Петербургта булдык. Татарстанның барлык районнарын диярлек йөреп чыктык.

—Йөрмәгән җирегез калмаган икән…

Иҗади коллективка гастрольләр допинг кебек, бик файдалы нәрсә. Хор концертларсыз, гастрольләрсез яши алмый, ул сүнә. Үз вакытында университет, консерватория җитәкчеләре моны аңлый иде. Без беләбез, җырлыйбыз, җиңәбез, бәйгеләрдә катнашабыз. Быел да без ТАССРга йөз тулуга багышланган конкурста беренче урын алдык. Безнең моңыбыз беркайчан да бетми, чөнки анда коллективның моторы — Ирнис абый алып бара!

Берничә тавышка бүленеп җырлауны кайберәүләр аңлап бетерми. «Сез нәрсә, көйне бозасыз бит», — дип әйтүчеләр дә булды. Без көйнең моңын саклап калып, аны киресенчә баетып җырлыйбыз. Күптавышка җырлау көйне баета, сыйфатын киметми.

Татар халык хорының беренче «карлыгачлары» — Роберт Миңнуллиннан алып, Исмәгыйль Шәрәфиевкә кадәр

—55 еллык тарихы булган хордан бик атаклы шәхесләр чыккан дип ишеттем?

— Татар халык хорының беренче катнашучылары — халык шагыйре Роберт Миңнуллин, тел галиме Хәлил Сәлимов, журналист Флера Низамова, «Татарстан яшьләре»нең элекке баш мөхәррире Исмәгыйль Шәрәфиев, әдәбият галиме Фәрит Бәширов, Флорида Фомина, Фәнзилә Җәүһәрова, Илдар Кыямов һ.б.

Хорның беренче старостасы Хәлил иде. Университетны тәмамлаганнан соң да безгә йөрде ул. Староста гына түгел, концертның алып баручысы да ул булды. Соңрак Алабуга педагогика институтында профессор булды, үзе башлап театр оештырды. Безнең хорны гел чакырып торды.

1978 елда татар филологиясе һәм тарихы студентлары инициативасы белән татар бию ансамбле дә барлыкка килде. «Татар хоры булгач, татар биюе дә булсын», — диде яшьләр. Мизгел эчендә «Каз канаты» бию ансамбле оешты. Опера театрында эшләгәч, миннән биергә өйрәтүчене сорадылар. Шунда бер биюче солистны чакырып карадым. Габдрахман Сәлимов ризалашты. Ул ансамбльдә Васил Гарифуллин, Таһир Гыйлаҗев кебек галимнәр биеп йөрде. Ансамбльнең старостасы Васил Гарифуллин иде. Ансамбль 1997 елга кадәр эшләде. Алма-Атага бергәләп бардык. Һәр станциядә төшеп, биеделәр, җырладылар. Кеше сырып ала иде аларны.

«Профессионаллар белән чагыштырганда, һәвәскәрләр белән шөгыльләнү ун тапкырга авыр»

— Музыкант булмасагыз, Сез тормышта югалып калмас идегез. Сәләтегез дә бар, телегез дә үткен!

Һөнәрләрем турында аерым сөйләп үтәсе килә. Спортны яратам. Йөз метр аралыкны 9,6 секунд аралыгында йөгереп чыга идем. Акробатика, бал биюе белән шөгыльләндем, бильярд, шахмат, шашка уйнадым. Детектор приемнигын үзем җыйганым истә. Рәсем сәнгате белән кызыксындым, балачакта ясаган рәсемнәр әле дә тора. Халыкара гроссмейстер Рәшит Нәҗметдинов белән ничьяга уйнадым.

Аллаһы Тәгалә бала туган вакытта аны бик күп сәләтләр белән бүләкли. Үскәч кеше бер иҗади юнәлешне сайларга тиеш була. Бөтен юнәлешне дә сайлап, шуның белән генә шөгыльләнеп булмый. Мин, мәсәлән, музыканы сайларга булдым. Пенсиягә чыккач Опера театры һәм консерваториядә укытуымны туктаттым. Ә менә һәвәскәрләр белән эшемне дәвам иттем, ташлый алмадым.

Профессионаллар белән чагыштырганда, һәвәскәрләр белән шөгыльләнү ун тапкырга авыр. Бу сүзләрне Семен Казачков әйтә иде. Бер кеше: «Үзешчән хор белән ничек эшләргә?» — дип сораган. Семен Абрамович: «Нәкъ профессионаллар белән эшләгән кебек эшләргә кирәк. Әмма йөз тапкырга яхшырак», — дигән.

—Дәресләрдә Сез Татар хоры белән эшләве авыр дип һәрдаим кабатлыйсыз. Нигә авыр ул? Татарларны тыңлатуы авыр мәллә?

Татар телле хор белән эшләве авыр, чөнки телебез җырлау өчен катлаулы. Инглиз, француз, немец һәм татар телләре җырлау өчен авыр телләр. Бу телләрдә катлаулы сузыклар һәм тартыклар бар. Әмма татар телен белгән кешегә төрле телләрдә акцентсыз җырлау авырлык тудырмый. Мин әйткән телләрдәге барлык «авыр» тартыклар һәм сузыклар татар телендә бар. Әйтеп үткәнемчә, татар студентлары французча җырлап беренчелекне алды. Җырлау өчен иң җайлы тел — итальян теле.

Хорның данлыклы тамак җылыту күнегүләре 1968 елда барлыкка килде. «Тау астында салкын чишмә», «ямьле буйлары, ямьле Агыйдел», «матур булсын, ямьле булсын, моңлы булсын минем тавышым» — бу сүзләрдә татар телендә очрый торган барлык катлаулы тартыклар һәм сузыклар. Барысын да үзем уйлап таптым.

«Мин һәрчак теләгәнемә ирешәм»

—Шулай да, хор бүгенге көнгә кадәр исән, ул бар. Монда күпмедер дәрәҗәдә Сезнең үҗәт булуыгыз да роль уйнагандыр.

— Минем бер яхшы сыйфатым бар: һәрчак теләгәнемә ирешәм. Менә мәсәлән, музыка колледжына укырга кергәндә музыка теориясеннән бернәрсә дә белмәдем. Тиз арада дисәм дә дөрес булмас, яшен тизлегендә сольфеджио теориясен үзләштерергә, фортепиано һәм баянда уйнарга өйрәнергә туры килде. Аның өчен музыка көллиятендә иртәнге алтыдан төнге унга кадәр шөгыльләнеп утыра идем. Үз дигәнемә ирештем. Кемдер музыка мәктәбендә җиде ел шөгыльләнгән, мин шулар дәрәҗәсенә кадәр үсеп җиттем һәм сынауларны «бишле» билгесенә тапшырдым.

Студентлар белән эшли башлаганчы, балалар хоры белән эшләп чыныгу алдым. Ленин исемендәге Мәдәният йортында балалар хоры белән эшләдем. Миңа кадәр аны талантлы педагог Валерий Леванов җитәкләде. Ул балаларны миңа тапшырды.

Уңыш кайчан була? Репетицияләрне бергәләп үткәрсәгез уңышка ирешеп була. «Башкаручылар — сез, мин түгел», — дип әйтәм хорчыларга. Мин гади дирижер гына (көлә).

Зилә Мөбәрәкшина 

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*