Консерваториянең аспирантурасына керергә теләгән яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинга кабул итү имтиханыннан “икеле” билгесе куйганнар. Башкортстанда музыка училищесын, аннан сәнгать академиясен тәмамлаган җырчы егет, бәлки, вокалдан “бишле”гә тартмый торгандыр, әмма “икеле”лек түгел бит инде.
Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәре мондый бәяне, уку йортына халыкчан җырчыларны түгел, ә академик тавышлы җырчыларны гына алабыз, дип аңлаткан.
Элек чарасы табыла иде
Бер караганда, консерваториядәге вәзгыятьне аңлавы кыен түгел кебек. Элек милли җырчыларны алганнар лабаса. Тәрбияләгәннәр, үстергәннәр. Консерваторияне тәмамлаган танылган җырчыбыз Илһам ага Шакиров та бит – халыкчан җырчы, ә опера солисты түгел. Әйтик, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваны ректор Нәҗип Җиһанов үзе: “Милләтебезгә хезмәт итәчәк, халкыбызның йөзек кашы булачак”, – дип вокал бүлегенә кабул иткән. Ә бүген нәрсә үзгәрде? Милләтнең асылташы булырдай җырчылар әзерләргә кем комачаулый? Барысы да үзебездән тора лабаса.
Яраткан җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның бүген халык арасында сөйкемле сөяккә әверелеп, популярлык казануы, зәвыклы җырчы булуы берәр зыян китердеме? Киресенчә, мәгънәсез җырлар белән тулган эстраданы сүккән бер чорда татарга нәкъ менә шундый җырчылар кирәк дип искәртеп тора безгә.
Ә халыкчан тавышлы Зөһрә Сәхәбиеваны бит консерваториягә баштан ук тәҗрибә рәвешендә генә алалар. Моңа кадәр Казан дәүләт консерваториясендә академик тавышлыларга гына яшел ут янган. Медицина училищесын тәмамлаган кызның музыкаль белем алырга теләге шулкадәр көчле була ки, әзерлек курсларына имтихан тапшыра. Бер турдан үткәннән соң аны ректор бүлмәсенә чакыралар. Нәҗип Җиһанов тирәсендә берничә укытучы утырган була. Зөһрә Сәхәбиева шунда “Әллүки”, тагын берничә халык җырын башкара. Ә Нәҗип Җиһанов татар моңнарына шулкадәр мөкиббән икән. “Сез – чын татар җырчысы, – ди ул, яшь кызның тавышына сокланып. – Консерваториядә сезнең кебек халыкчан җырчыларны алмыйлар, әлбәттә. Әмма татар җырчылары да белемле булырга тиеш бит. Без сезне укырга алабыз”.
Ике еллык әзерлек курсларын тәмамлап, вокал бүлегенә укырга керә. Ректор аны укырга алганына үкенми. Милләтенең киләчәген алдан күреп фикер йөрткән җитәкчеләргә нәкъ менә шул юлдан китәргә кирәктер дә. Ул вакытта да бит Нәҗип Җиһановка, аерым милли бүлек ач син, татарларны укыт, дип тормаганнар. Киресенчә, аяк чалучылар адым саен булган. Опера театры җитәкчелеге белән кулга-кул тотынышып, күпме татар операсын сәхнәгә куя алар. Ә бүген театрга татар җырчыларын бөтенләй алганнары юк диярлек. Спектакль куярга дөньякүләм йолдызларны чакырып, “шаккатыризм” белән шөгыльләнеп ятабыз. Ә милләткә моннан ни файда?
Бүген консерватория белән опера театры җитәкчелегенең уртак фикере юкмы, әллә алар без аерым дәүләт, бер-беребезнең эшенә кысылмыйбыз, дип эшли бирәләрме, аңламассың да.
Әгәр милли, халыкчан җырчылар әзерләмибез, дип кырт кисәбез икән, бүген татар операсы, музыкаль драмалар юк, арияләрне башкарырлык профессиональ җырчылар күренми, дип зар елауның сәбәбе нәкъ шунда барып тоташа түгелме? Әгәр милли җанлы, татар мөгаллимнәре консерваториядә укытмый икән, бәлки аны Нәҗип Җиһанов исеме белән атау, Казан белән бәйләү бөтенләй кирәк түгелдер? Милли җырчылар кирәкмәгән уку йортын Мәскәүдә ачсаң ни дә, Санкт-Петербургта ачсаң ни?
Татар музыкасы кафедрасын ябып, үзәк ачу файдагамы?
Консерваториядәге татар музыкасы кафедрасы ябылачак икән, дигән хәбәр дә безне берникадәр сагайтып куйды. Миллилекнең нигезенә балта чабуның тагын бер баскычы була түгелме соң инде бу?
– Мәскәүдән уку программасының яңа стандартлары килде, – ди Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе профессоры, татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәбибуллин. – Әлбәттә, бу безнең татарга йөз тотып эшләнмәгән. Без бүген бу хакта уйланабыз. Көз айларына татар музыкасы сәнгате үзәге төзеп булмасмы икән, дигән фикер бар. Милли җырчылар, композиторлар әзерләү, халык авыз иҗатын өйрәнү бүлекләре безнең бит төрле кафедраларга таралып урнашкан. Шуларны бер үзәккә тупласак, яхшы булыр иде. Уку программаларының яңа стандартында милли компонент төшенчәсе бөтенләй каралмаган. Без инде талаша-талаша миллилекне барыбер сакларга тырышабыз. Мәскәүгә без бит кирәк түгел. Әлегә татар музыкасы кафедрасы рәсми рәвештә теркәлгән генә. Мин үзем Петрозаводскидагы, Башкортстандагы уку йортлары белән дә элемтәгә кердем, әмма угро-фин, башкорт музыкасы кафедрасы аларда да калмаган.
– Татар музыкасы кафедрасын ябып, үзәк төзибез дию, тагын бер тапкыр безнең миллилеккә китереп сукмасмы икән? Безне шул куркыта, – дим Сәгыйть абыйга.
– Кафедраны ябу әле планга гына кертелгән, ә рәсми рәвештә теркәлмәгән. Әмма татар үзәге төзү безнең файдага булыр дигән өмет бар. Россия уку программалары бит дөнья стандартына таяна. Ә анда милли компонент исәпкә алынмаган. Шуңа күрә татар музыка сәнгатен саклап калуга хөкүмәтнең дә ярдәме кирәк. Татар телен саклап калуга дәүләт ярдәмен сизәбез бит, җыр сәнгатенә дә шул ук мөнәсәбәт булырга тиеш ул.
Сәнгатьтә бүген – төшенкелек чоры
Консерваториянең вазыйфасы милли җырчылар әзерләү дә түгел дияр кайберәүләр. Әйе, алар нигездә опера театрлары өчен солистлар үстерә. Әмма заманында консерватория күпме татар җырчыларына белем биргән, тәрбияләгән. Хәйдәр Бигичевны гына карагыз сез, консерваториягә бернинди музыкаль белемсез, хәтта кабул итү имтиханнары тәмамланганнан соң гына килеп керә. Аның тавышын бер тыңлап карауга югары бәяләгән мөгаллимнәр киләчәктә талантлы милли җырчы булачагына шикләнмиләр. Әлбәттә, Ришат Төхвәтуллин Хәйдәр Бигичевны кабатлый алмый. Хикмәт бит аңа “икеле” куюда түгел, ә консерваториянең миллилектән, татар кадрларын үстерүдән читләшүендә. Дөрес, безнең сәнгатьнең, халкыбыз көйләренең нечкәлекләрен белгән, гыйлемле, милли җанлы мөгаллимнәребез бик аз. Йә аларны уку йортына якын җибәрмиләр, йә китәргә мәҗбүр итәләр. Тавышлы, шәп татар җырчыларының һәммәсе дә педагог була алмый. “Алай булса, Илһам Шакиров мөгаллим булыр иде. Шәп җырчы бит! Без аны күпме училищега укытырга чакырдык, ул баш тартты. Димәк, ул үзендә педагог сәләте булмавын яхшы белгән”, – дигән иде И.Әүһәдиев исемендәге Казан музыка училищесы укытучысы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Венера Гәрәева.
Мин үзем Казан музыка училищесында бик күп еллар шәкертләргә ныклы белем биргән мөгаллимнәрдән Ания Туишева һәм Разия Үзбәкова адресына һәрвакыт җылы сүзләр ишетә килдем. Укучылар белән шулкадәр тыгыз эшли бу педагоглар. Аларның икесе дә бүген әлеге уку йортында эшләми. Дөрес, Разия Үзбәкова гаилә хәлләре белән бәйле рәвештә китеп барган дип аңлаттылар. Ания ханымны исә быел янәдән чакыртып алганнар дигән хәбәр килеп иреште. Әлбәттә, без үзебезнең милләт өчен кирәкле белгечләребезне саклап кала белмибез. Ә бит нәкъ менә шушы училищеда тәрбияләнгән студентлар консерваториянең нигезен тәшкил итә. Без санап киткән мөгаллимнәр әле нотаның нәрсә икәнен белмәгән 14-15 яшьлек кыз-егетләргә консерваториянең бусагасын атлап керерлек музыкаль белем бирә.
– Консерваториягә милли, халыкчан җырчылар алмыйбыз, дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел, – ди Венера Гәрәева. – Алар елына, бер-ике генә булса да, андый җырчыларны алырга тиешләр. Милли республикада яшибез ләбаса без. Быел Алсу Шәмсетдинова (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли. – А.Х.) консерваториянең вокал бүлеген тәмамлады. Аңа чыкканда ук, соңгы чыгарылыш, дигәннәр. Бар нәрсә дә бездән генә тормый торгандыр, әлбәттә. Мәскәү бит күрсәтмәләр бирә. Быел училищедан ике укучыны консерваториягә тәкъдим иттек. Алар икесе дә керде. Әмма алар бит анда татар композиторларының әсәрләрен, халык җырларын өйрәнми диярлек. Шул бездәге запас белән чыгып китә инде.
Әлбәттә, мөгаллимнәрдән дә, җитәкчелектән дә күп нәрсә тора. Әйтик, консерватория җитәкчесе татарның милли сәнгатен саклап калыр өчен җан атып йөриме икән? Нәҗип Җиһанов кебек милли җырчылар үстергән юлдан китә алырмы, дигән сорау тынгылык бирми.
Бүген Яхин, Җиһанов, Сәйдәшев, Мозаффаровларыбызның дәвамчылары күренми дибез икән, алар кебек әсәрләрен дөньяның теләсә кайсы илендә яңгырата торган милли композиторларыбыз, чыннан да, юк. Тарихта бит күтәрелеш һәм инкыйраз чорлары булган. Бүген без шул төшенкелек чорын кичерәбез. Ул сәнгатьтә генә түгел, ә әдәбиятта да хөкем сөрә.
Сәнгатебез, әдәбиятыбыз инкыйраз чоры кичерә торгандыр да. Әмма аның күтәрелеше фәкать үзебездән генә тора. Мәскәүләр, сездә милли җырчылар, милли композиторлар юк икән, дип ярдәмгә ашкынып тормас анысы. Әгәр бүген консерваториядә халыкчан җырчыларга урын юк, дип өстәгеләр җырын җырлыйлар икән, моннан безнең милләткә бер тиен дә файда булмаячак.
Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак: «Ватаным Татарстан»