tatruen
Баш бит / Милли тормыш / Мәдәният / Консерваториягә милли җырчылар кирәк түгел
Консерваториягә милли җырчылар кирәк түгел

Консерваториягә милли җырчылар кирәк түгел

Консерваториянең аспирантурасына керергә теләгән яшь җырчы Ришат Төхвәтуллинга кабул итү имтиханыннан “икеле” билгесе куйганнар. Башкортстанда музыка училищесын, аннан сәнгать академиясен тәмамлаган җырчы егет, бәлки, вокалдан “бишле”гә тартмый торгандыр, әмма “икеле”лек түгел бит инде.

Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе мөгаллимнәре мондый бәяне, уку йортына халыкчан җырчыларны түгел, ә академик тавышлы җырчыларны гына алабыз, дип аңлаткан.

Элек чарасы табыла иде

Бер караганда, консервато­риядәге вәзгыятьне аңлавы кыен түгел кебек. Элек милли җыр­чыларны алганнар лабаса. Тәр­бия­ләгәннәр, үстергәннәр. Консерваторияне тәмамлаган танылган җырчыбыз Илһам ага Шакиров та бит – халыкчан җырчы, ә опера солисты түгел. Әйтик, Татарстанның халык артисты Зөһрә Сәхәбиеваны ректор Нә­җип Җиһанов үзе: “Милләтебез­гә хезмәт итәчәк, халкыбызның йөзек кашы булачак”, – дип вокал бүлегенә кабул иткән. Ә бүген нәрсә үзгәрде? Милләтнең асылташы булырдай җырчылар әзер­ләргә кем комачаулый? Барысы да үзебездән тора лабаса.

Яраткан җырчыбыз Зөһрә Сәхәбиеваның бүген халык арасында сөйкемле сөяккә әвере­леп, популярлык казануы, зәвык­лы җырчы булуы берәр зыян китердеме? Киресенчә, мәгънәсез җырлар белән тулган эстраданы сүккән бер чорда татарга нәкъ менә шундый җырчылар кирәк дип искәртеп тора безгә.

Ә халыкчан тавышлы Зөһрә Сәхәбиеваны бит консервато­рия­гә баштан ук тәҗрибә рәве­шендә генә алалар. Моңа кадәр Казан дәүләт консерватория­сендә академик тавышлыларга гына яшел ут янган. Медицина училищесын тәмамлаган кызның музыкаль белем алырга теләге шулкадәр көчле була ки, әзерлек курсларына имтихан тапшыра. Бер турдан үткәннән соң аны ректор бүлмәсенә чакыралар. Нәҗип Җиһанов тирәсендә бер­ничә укытучы утырган була. Зөһрә Сәхәбиева шунда “Әл­лү­ки”, тагын берничә халык җырын башкара. Ә Нәҗип Җиһанов татар моңнарына шулкадәр мө­киббән икән. “Сез – чын татар җырчысы, – ди ул, яшь кызның тавышына сокланып. – Консер­ваториядә сезнең кебек халыкчан җырчыларны алмыйлар, әлбәттә. Әмма татар җырчылары да белемле булырга тиеш бит. Без сезне укырга алабыз”.

Ике еллык әзерлек курсларын тәмамлап, вокал бүлегенә укырга керә. Ректор аны укырга алганына үкенми. Милләтенең киләчәген алдан күреп фикер йөрткән җитәкчеләргә нәкъ менә шул юлдан китәргә кирәктер дә. Ул вакытта да бит Нәҗип Җи­һановка, аерым милли бүлек ач син, татарларны укыт, дип тормаганнар. Киресенчә, аяк чалучылар адым саен булган. Опера театры җитәкчелеге белән кулга-кул тотынышып, күпме татар операсын сәхнәгә куя алар. Ә бүген театрга татар җырчыларын бөтен­ләй алганнары юк диярлек. Спектакль куярга дөньякүләм йолдызларны чакырып, “шаккатыризм” белән шөгыльләнеп ятабыз. Ә милләткә моннан ни файда?

Бүген консерватория белән опера театры җитәкчелегенең уртак фикере юкмы, әллә алар без аерым дәүләт, бер-беребезнең эшенә кысылмыйбыз, дип эшли бирәләрме, аңламассың да.

Әгәр милли, халыкчан җырчылар әзерләмибез, дип кырт кисәбез икән, бүген татар операсы, музыкаль драмалар юк, арияләрне башкарырлык профессиональ җырчылар күренми, дип зар елауның сәбәбе нәкъ шунда барып тоташа түгелме? Әгәр милли җанлы, татар мө­гал­лимнәре консерваториядә укытмый икән, бәлки аны Нәҗип Җиһанов исеме белән атау, Казан белән бәйләү бөтенләй кирәк түгелдер? Милли җырчылар кирәкмәгән уку йортын Мәскәүдә ачсаң ни дә, Санкт-Петербургта ачсаң ни?

Татар музыкасы кафедрасын ябып, үзәк ачу файдагамы?

Консерваториядәге татар музыкасы кафедрасы ябылачак икән, дигән хәбәр дә безне берникадәр сагайтып куйды. Мил­­лилекнең нигезенә балта ча­буның тагын бер баскычы була түгелме соң инде бу?

– Мәскәүдән уку программа­сының яңа стандартлары килде, – ди Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе про­фессоры, татар музыкасы кафедрасы мөдире Сәгыйть Хәби­буллин. – Әлбәттә, бу безнең татарга йөз тотып эшләнмәгән. Без бүген бу хакта уйланабыз. Көз айларына татар музыкасы сәнгате үзәге төзеп булмасмы икән, ди­гән фикер бар. Милли җыр­чылар, композиторлар әзерләү, халык авыз иҗатын өйрәнү бүлекләре безнең бит төрле кафедраларга таралып урнашкан. Шуларны бер үзәккә тупласак, яхшы булыр иде. Уку программаларының яңа стан­дартында милли компонент төшенчәсе бөтенләй каралмаган. Без инде талаша-талаша миллилекне барыбер сакларга тырышабыз. Мәскәүгә без бит кирәк түгел. Әлегә татар музыкасы кафедрасы рәсми рәвештә теркәл­гән генә. Мин үзем Петрозаводскидагы, Башкортстандагы уку йорт­лары белән дә элемтәгә кердем, әмма угро-фин, башкорт музыкасы кафедрасы аларда да калмаган.

– Татар музыкасы кафедрасын ябып, үзәк төзибез дию, тагын бер тапкыр безнең милли­леккә китереп сукмасмы икән? Безне шул куркыта, – дим Сәгыйть абыйга.

– Кафедраны ябу әле планга гына кертелгән, ә рәсми рәвештә теркәлмәгән. Әмма татар үзәге төзү безнең файдага булыр дигән өмет бар. Россия уку программалары бит дөнья стандартына таяна. Ә анда милли компонент исәпкә алынмаган. Шуңа күрә татар музыка сәнгатен саклап калуга хөкүмәтнең дә ярдәме кирәк. Татар телен саклап калуга дәүләт ярдәмен сизәбез бит, җыр сән­гатенә дә шул ук мөнәсәбәт булырга тиеш ул.

Сәнгатьтә бүген – төшенкелек чоры

Консерваториянең вазыйфасы милли җырчылар әзерләү дә түгел дияр кайберәүләр. Әйе, алар нигездә опера театрлары өчен солистлар үстерә. Әмма заманында консерватория күпме татар җырчыларына белем бир­гән, тәрбияләгән. Хәйдәр Бигичевны гына карагыз сез, кон­серваториягә бернинди музыкаль белемсез, хәтта кабул итү имтиханнары тәмамланганнан соң гына килеп керә. Аның тавышын бер тыңлап карауга югары бәяләгән мөгаллимнәр килә­чәктә талантлы милли җырчы булачагына шикләнмиләр. Әл­бәттә, Ришат Төхвәтуллин Хәйдәр Бигичевны кабатлый алмый. Хикмәт бит аңа “икеле” куюда түгел, ә консерваториянең миллилектән, татар кадрларын үстерүдән чит­ләшүендә. Дөрес, безнең сән­гатьнең, халкыбыз көйләренең нечкәлекләрен белгән, гыйлемле, милли җанлы мөгаллим­нә­ребез бик аз. Йә аларны уку йортына якын җибәрмиләр, йә ки­тәргә мәҗбүр итәләр. Тавышлы, шәп татар җырчыларының һәм­мәсе дә педагог була алмый. “Алай булса, Илһам Шакиров мөгаллим булыр иде. Шәп җырчы бит! Без аны күпме училищега укытырга чакырдык, ул баш тартты. Димәк, ул үзендә педагог сәләте булмавын яхшы белгән”, – дигән иде И.Әүһәдиев исемен­дәге Казан музыка училищесы укытучысы, Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбленең хормейстеры Венера Гәрәева.

Мин үзем Казан музыка училищесында бик күп еллар шә­кертләргә ныклы белем биргән мөгаллимнәрдән Ания Туишева һәм Разия Үзбәкова адресына һәрвакыт җылы сүзләр ишетә килдем. Укучылар белән шулка­дәр тыгыз эшли бу педагоглар. Аларның икесе дә бүген әлеге уку йортында эшләми. Дөрес, Разия Үзбәкова гаилә хәлләре белән бәйле рәвештә китеп барган дип аңлаттылар. Ания ханымны исә быел янәдән чакыртып алганнар дигән хәбәр килеп иреште. Әлбәттә, без үзебезнең милләт өчен кирәкле белгечләребезне саклап кала белмибез. Ә бит нәкъ менә шушы училищеда тәрбия­ләнгән студентлар консервато­риянең нигезен тәшкил итә. Без санап киткән мөгаллимнәр әле нотаның нәрсә икәнен белмәгән 14-15 яшьлек кыз-егетләргә кон­сер­ваториянең бусагасын атлап керерлек музыкаль белем бирә.

– Консерваториягә милли, халыкчан җырчылар алмыйбыз, дип әйтү, әлбәттә, дөрес түгел, – ди Венера Гәрәева. – Алар елына, бер-ике генә булса да, андый җырчыларны алырга тиешләр. Милли республикада яшибез лә­баса без. Быел Алсу Шәмсет­динова (Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачылар театрында эшли. – А.Х.) консер­ваториянең вокал бүлеген тә­мамлады. Аңа чыкканда ук, соңгы чыгарылыш, дигәннәр. Бар нәрсә дә бездән генә тормый торгандыр, әлбәттә. Мәскәү бит күрсәт­мәләр бирә. Быел училищедан ике укучыны консерваториягә тәкъдим иттек. Алар икесе дә керде. Әмма алар бит анда татар композиторларының әсәрләрен, халык җырларын өйрәнми диярлек. Шул бездәге запас белән чыгып китә инде.

Әлбәттә, мөгаллимнәрдән дә, җитәкчелектән дә күп нәрсә тора. Әйтик, консерватория җитәк­чесе татарның милли сәнгатен саклап калыр өчен җан атып йөриме икән? Нәҗип Җиһанов кебек милли җырчылар үстергән юлдан китә алырмы, дигән сорау тынгылык бирми.

Бүген Яхин, Җиһанов, Сәй­дәшев, Мозаффаровларыбызның дәвамчылары күренми дибез икән, алар кебек әсәрләрен дөньяның теләсә кайсы илендә яңгырата торган милли композиторларыбыз, чыннан да, юк. Тарихта бит күтәрелеш һәм инкыйраз чорлары булган. Бүген без шул төшенкелек чорын киче­рәбез. Ул сәнгатьтә генә түгел, ә әдәбиятта да хөкем сөрә.

Сәнгатебез, әдәбиятыбыз инкыйраз чоры кичерә торгандыр да. Әмма аның күтәрелеше фә­кать үзебездән генә тора. Мәс­кәүләр, сездә милли җырчылар, милли композиторлар юк икән, дип ярдәмгә ашкынып тормас анысы. Әгәр бүген консерва­ториядә халыкчан җырчыларга урын юк, дип өстәгеләр җырын җырлыйлар икән, моннан без­нең милләткә бер тиен дә файда булмаячак.

Автор: Алсу Хәсәнова
Чыганак: «Ватаным Татарстан»

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*