ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Үзбәкстанда Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш буенча турнир узды
Үзбәкстанда Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш буенча турнир узды

Үзбәкстанда Сабантуй бәйрәме кысаларында көрәш буенча турнир узды

Мәгълүм булганча, ел саен Мирзо Олугбәк исемендәге ял паркында бәйрәм рухында «Сабантуй» — татар һәм башкорт халыкларының дуслыгы, хезмәте, сәнгате һәм спорт бәйрәме уза. Быел әлеге бәйрәм шулай ук Ташкентта 31 майда киң билгеләп үтелде.
Шуңа бәйле рәвештә 30 майда, «Сабантуй» ны бәйрәм итү кысаларында Үзбәкстан дәүләт физик культура һәм спорт университетында халыкара көрәш (татар көрәше) федерациясе, Азия белбогли көрәш конфедерациясе, Үзбәкстанның Белбогли көрәш Федерациясе һәм ҮзГУФКС милли көрәш кафедрасы инициативасы белән ир-атлар арасында ачык халыкара турнир оештырылды.

Университет территориясендә узган ярышларда Россия, Һиндстан һәм Үзбәкстан көрәшчеләре катнашты. Халыкара турнирның мәртәбәле кунаклары арасында Үзбәкстан дәүләт физик культура һәм спорт университеты ректоры Рәшид Маткаримов, Татар мәдәни үзәге рәисе Ришат Нәбиуллин, ҮзГУФКСның беренче проректоры Шерзод Мирзанов, белбогли көрәш Азия конфедерациясенең Генераль сәркатибе Сардор Дастиров һәм башка рәсми затлар бар иде.

Йөзгә якын иң көчле көрәшче 65 кг-га кадәр, 75 кг-га кадәр, 85 кг-га кадәр, 100 кг-га кадәр, 100 кг-нан артык авырлык категорияләрендә, шулай ук абсолют авырлык категорияләрендә көч сынашты.
Татар көрәше кагыйдәләре буенча уздырылган компромиссыз көрәш нәтиҗәләре буенча үз үлчәү категорияләрендә Асадбек Хәйдаров (Үзбәкстан), Илнар Закиров (Россия), Динар Кәримуллин (Россия), Зайлобиддин Ортиков (Үзбәкстан), Айрат Фәтхулин (Россия) һәм Илфат Миңнегалиев (Россия) җиңүчеләр булдылар.

Турнир җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Сабантуй бәйрәме кысаларында Мирзо Олугбәк исемендәге ял паркында узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*