2 июньдә 16.00 – 19.00 сәгатьтә «Туган авылым» ресторанында «Алмаш» гаилә җыены булачак. Әлеге чара Казан Мэриясе тарафыннан Татарстан Рәисе каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча комиссия ярдәме белән икенче тапкыр үткәрелә.
Татар гаиләләрен һәм татар телен өйрәнергә теләүчеләрне берләштерүче бу җыен төрле яшьтәге һәм төрле кызыксынулары булган аудиториягә татар телендә кызыклы активлыклар әзерли. Әти-әниләр өчен милли баш киеме тегү буенча остаханәләр, квизмафия уены, психолог Чулпан Нигъмәтҗанова-Гарәфиевадан «альфалар» һәм «зумерлар» турында лекция оештырылачак, ә балалар өчен микробиология, кул эшләнмәләре ясау буенча остаханәләр, һөнәр сайлауга юнәлтелгән комикслар ясау, фәнни-шоу һәм башка бик күп кызыклы интерактивлар булачак.
Бәйрәмдә истәлекле бүләкләр уйнату һәм «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты биюләре планлаштырылган.