Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Фатих Әмирханның “Тигезсезләр” драмасы буенча премьера үтте. Әсәрне сәхнәгә режиссер Фәрит Бикчәнтәев куйды. Спектакль Фатих Әмирханның тууына 140 ел булу һәм татар театрының 120 еллыгы уңаеннан чыгарылды.
Фатих Әмирхан “Тигезсезләр” драмасын 1914 елда яза. Ул 1915 елда “Сәйяр” труппасы тарафыннан куела. Премьера 1915 елның 9 февралендә Яңа клуб сәхнәсендә уза. Ул вакытта спектакль “Яңа кешеләр” атамасы белән бара.
Әлеге әсәр режиссер Фәрит Бикчәнтәевны Антон Чехов интонациясе булуы белән җәлеп итә. “Тигезсезләр”дәге Чеховның “Чайка”сы белән аваздашлык әлеге әсәрне дөнья драматургиясе казанышлары белән бер рәткә куя.
Спектакльнең хореографы Марсель Нуриев. Рәссамы – Булат Ибраһимов. Рольләрне Рамил Вәҗиев, Гөлчәчәк Гайфетдинова, Илнур Закиров кебек танылган актерлар белән бергә яңа гына театр труппасына килеп кергән яшь актерлар уйный.