Яңа уку елы башланып, берничә көн үтүгә, мәктәпләрдә фән олимпиадаларының графигы эленә. Гадәттәгечә, бу уку елында да шулай булды. Ел саен безнең мәктәпнең татар төркемендә укучылар шәһәребезнең башка мәктәпләреннән һәм Көчек, Тирсә авылы мәктәбеннән килгән татар телен туган тел буларак өйрәнүче укучылар белән көч сынашалар. Призлы урыннарсыз калганыбыз юк, шөкер! Ә менә татар әдәбиятыннан соңгы ун елда бер укучымны да катнаштырганым булмады. Гәрчә татар әдәбиятын җаным-тәнем белән яратып кабул итсәм дә, бу катлаулы эшкә бармаганмын, күрәсең. Шулай көннәрдән беркөнне татар теленнән олимпиадага әзерләнеп утырганда, 8 нче сыйныф кызлары, һич тә уйламаганда: “Әдәбияттан олимпиада буламы соң ул?” – дип сорап куймасыннармы. Миңа шул сүз җитә калды. “Әлбәттә, ел саен була”, — дип җавап бирдем. “Катнашып карыйбызмы?” — дигән сорауга алар риза булдылар. Кызлар үзләре риза булгач, әзерләнү дә җайлы барды. Белгәннәрне кабатлап, әдәбият теориясеннән кайбер терминнарны өйрәнеп, үткән елгы әсәрләрне кабатлаудан бик ерак китеп булмады булуын. Вакыт та бик аз иде шул. Татар әдәбиятыннан олимпиаданың мәктәп турында 8 нче сыйныфтан 4 укучы – ике Алсу, Азалия, Алинә катнаштылар. Барысына да район турында катнашу мөмкинлеге бирелде. (Эшнең яртысыннан артыгын уңышлы башкарган укучылар район турына чыга). Беренче талпыну шулай унышлы һәм шактый өметле тәмамланды.
Икенче чирек тә башланды. Фән олимпиадаларының район туры графигы эленде. Татар теленнән дә, инде үзебез теләп сайлаган татар әдәбиятыннан да катнашучыларым бар. Минем 8 нче сыйныф кызлары – чын татар балалары. Гомумән, бердәм, ачык, ягымлы, туры сүзле булулары белән башкалардан аерылып торалар. Мин беренче сыйныфтан ук аларга үземә ышанган кебек ышанам, шөкер, ышанычымны аклап киләләр. Тагын талпынулар башланды. Әле бит алар башка өлкәләр белән дә кызыксыналар, икесе сәнгать мәктәбенең фортепиано классында укыйлар, берсе бию белән шөгыльләнә. Тагын икесе сәнгать мәктәбенең рәсем бүлеген тәмамлап, быел мәктәпнең баскетбол түгәрәгенә йөриләр. Кыскасы, кызлар (кошлар) гел очышта. Ләкин әзерлексез генә нәтиҗәгә ирешеп булмаганны да аңлыйлар. Шуңа күрә әйткән вакытта әзерләнергә керәләр. Әдәбиятыбызның бай хәзинәсен актарабыз, әдәби әсәрләрдән өзекләрне искә төшерәбез, шигырьләрне сүтеп-җыябыз, сурәтләү чараларының гаять дәрәҗәдә күп төрле булуына шаккатып, барысын да истә калдырып булмаганга гаҗизләнеп, авыраеп, укыган саен күп нәрсәне әле белмәвебезне аңлап, өйләргә таралышабыз. Ләкин иң сөендергәне шул: үкенмибез, нәни адымнар белән булса да алга барабыз. Шулай вакыт бик тиз үтеп тә китте. Татар әдәбиятыннан олимпиаданың район туры 15 декабрьдә уздырылды. Укучыларым олимпиада эшләрен язып, белемнәрен сынап карадылар. Ике укучы призлы урынга чыкты. Алсу – җиңүче, Азалия призер булдылар. Әле тагын бер сыйфатларына күз тимәсен кызларның. Алар бер-берсенең унышлары өчен сөенә беләләр, чын күңелдән котлашалар да. Киләчәк тормышларына да дусларының уңышларына шатлана белү хисен алып китә алсыннар иде дигән изге теләктә мин аларга.
Олимпиаданың республика туры 9-11 февральгә тәгаенләнде. Укучы белән олимпиаданың республика турына әзерләнү ул – бик җаваплы да, шул ук вакытта кызыклы да хезмәт. Җаваплы, чөнки син район вәкиле булып барасың (соңгы елларда рус мәктәпләренең татар төркемнәрендә укучылар арасыннан бердәнбер кандидат белән бару тагын да җаваплылык өсти). Кызыклы. Шулкадәр мавыктым мин, җәмәгать, бу эш белән. Ике-өч атна гел әдәбият кына укыдык. Мәктәп китапханәсендәге гомер ачмаган “Мәктәп сериясе”ннән булган томлыкларны актарабыз. Татар прозасы, татар драматургиясе, татар шигърияте җыентыкларыннан әдәби тәнкыйть мәкаләләрен укыйм, укучыга сөйлим, аңлатам. Укучым да (иң мөһиме үзе теләп!) укый. Рәхәтлекнең чиге юк. Мин яшь вакытларыма кире кайткандай булдым хәтта. Яр Чаллы дәүләт педагогия институтында бер ел “Әдәбият белеменә кереш”, “Әдәбият теориясе” курсларын укыткан еллар хәтердә яңарды. Ул вакытта лекцияләрне кулдан языш иде бит әле! Кул җылыларым сакланган, 25 ел буе шушы көнне көтеп яткан, инде шактый саргаерга өлгергән лекцияләрне бер, ике, өч, ун тапкыр кузгалтабыз. Һаман саен тирәнгәрәк керә барабыз, кыскасы, үз-үзебезне аямыйча, вакытны жәлләмичә, талпынабыз, әдәби әсәрләрне укыган саен канатланабыз.
Менә без Казанда. “Дуслык” республика олимпиада үзәгендә урнашып, тагын бер очышка әзерләнәбез. Җәмәгать, сез укытучыны олимпиадага баручыларны озатып йөрүче генә дип уйласагыз, нык ялгышасыз. Укытучы укучы белән бергә талпына, әзерләнә, укый, борчыла, көтә, хыяллана. Һәм бу ел саен шулай кабатлана.
Татар әдәбиятын юкка гына матур әдәбият дип атамыйлар шул. Башта бер генә ямьсез уй да юк. Уңай образлар, бәхетле язмышлар, уңай чишелгән конфликтлар, матур сюжетка корылган әсәрләр… Чөнки сентябрь аеннан башланып, февраль аена тоташкан талпыныш очыш белән тәмамланды. Минем укучым – татар әдәбиятыннан призер! Шатлыгымның иге-чиге юк. Сөенечемнән тәгәрәгән яшьләремне дә тыймыйм. Мин гомерем буена хөрмәт иткән матур әдәбият, шушы гомеремә кадәр хезмәтем дип кабул иткән татар әдәбияты фәне минем укучым күңеленә дә үтеп керде, үзенең тәэсир көчен салды. “Талпынган кош очмый калмас” дигән мәкальнең асыл мәгънәсен аңларга ярдәм иткән матур әдәбиятка һәм әдәбиятны якын иткән укучыларыма мең-мең рәхмәт.
Минем бу уй-фикерләремнең һәрберсен бәйнә-бәйнә аңлатуымның сәбәбе дә бар. Беренчедән, мәктәптән ерак торган милләттәшләребезгә укытучы хезмәтенең алар башына кереп тә карамаган ваклыкларын күзаллату өчен. Икенчедән, коллегаларымның, укучыларын уңышка ирештерү өчен, кичләр утырып әзерләгән бирем-эшләренең, уку, тикшерү, өйрәнүләренең иксез-чиксез күп булуына карамастан, корыч шикелле нык булып калуларына, каршылыклар алдында баш имичә алга баруларына мәдхия уку өчен. Өченчедән, бу язма белән танышучы ата-аналарның зиһеннәрен ачып җибәрү өчен.
Фәридә Хафизова, Әгерҗе шәһәре.