tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Флера Калмурзинаның кызлары: «Без әнигә шулкадәр хөрмәт булыр димәгән идек»
Флера Калмурзинаның кызлары: «Без әнигә шулкадәр хөрмәт булыр димәгән идек»

Флера Калмурзинаның кызлары: «Без әнигә шулкадәр хөрмәт булыр димәгән идек»

Флера Калмурзинаны белмәүче сирәктер. Ул республикада кул эше остасы булып таныла. Флера апа баш киемнәрен тегә, ефәктән һәм бәрхеттән чигешләр ясый, күн мендәрләр, «казан җөе» техникасы панносында иске бизәкләрдән тегү остасы, шулай ук курчаклар өчен милли киемнәр җитештерә, сәйлән белән чигү һәм сынлы сәнгать белән шөгыльләнә иде.

Флера апа 2018 елда 89 яшендә вафат булды. Ахыр көннәренә кадәр аякта иде. Үзенең осталыгын башкаларга өйрәтеп калырга тырышты. Ул һәрвакыт милли киемнән йөрде.  Кул остасының эше бүген дә дәвам итә. Казанның Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиясендә Флера Калмурзинаның музее эшли. Анда аның барлык кул эшләре урнаштырылган. Әле ул гынамы, инде икенче ел рәттән Флера Калмурзина исемендәге оста куллар бәйгесе дә оештырыла. Әлеге эшне гимназия директоры Рәхимә Арсланова башлап йөри.

–  Без аның белән очраклы гына таныштык. Үзенең затлылыгы, миллилеге белән җәлеп итте ул. Сөйләшеп киттек, аннары инде мин аны гимназиягә ияртеп алып кайттым. Ул шулкадәр заманча кеше иде. Аралашканда яшь аермасы сизми идем, – ди Рәхимә Арсланова. –  Ул безнең укучылар белән дә дуслашты. Уйлаштык-уйлаштык та музеен ачтык. Биредә аның кул эшләре, кигән киемнәре, бәйгеләрдә катнашучы укучыларның иҗат җимешләре урын алды. Киләчәктә бәйгене тагын да зуррак итеп, республика күләменә чыгарасыбыз килә.

Әлеге музей татар теле кабинетында урнашкан. Флера апаның рухын шатландыруда татар теле укытучысы Гөлназ Галиева да зур тырышлык куя. Бөртекләп җыелган мирасны сакларга тырыша. Шушы кул эшләре мисалында балаларның күңеленә миллилекне җиткерә.

– Бәйгедә 40 укучы катнашты. Бөтенесенең дә эшләре сокланырлык. Балаларның кул эшләренә булган игътибарын күреп, күңел сөенә. Пандемия аркасында без бүләкләү тантанасын да зурлап оештыра алмыйбыз. Күңелдә һәр катнашучыны, һәр әзерләгән укытучыны чакыру теләге бар. Киләсе елларда, бәлки, шулай эшли алырбыз, – ди ул.

Чарада Флера Калмурзинаның ике кызы, оныгы, оныкчыгы, ике ахирәте бар иде. Алар да милли киемнәрдән киенгән.

– Безне Флера өйрәтте. Аңа карап киенә башладык. Урамда күлмәк, камзулларыбызга сокланучылар, баш киемнәрен тотып караучылар бар. Флера дустыбыз бар яктан үрнәк булды. Оста пешерде, эштән курыкмады. Оештыру сәләте дә көчле иде, – ди дусты Мансура.

Ә балалары чиксез рәхмәтле. Алар, әнинең төсе, рухы шулай кадерләп сакланылыр дип уйламадык, ди.

– Әгәр гимназия коллективы бу эшкә алынмаса, әнинең бар эше дә өйдә торыр иде. Монда аны балалар күрә, үрнәкләренә карап, эшкә өйрәнәләр. Без бик шат, – ди кызы Фәридә.

Ул бүген дә буш кул белән килмәгән. Музейга әнисенең күлмәген һәм медален бирде. Бәйгедә җиңүчеләргә исә истәлекле диплом һәм акчалата бүләк тапшырылды.

Гөлгенә Шиһапова

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*