2014- 2022 елларга Татарстан Республикасының дәүләт телләрен һәм Татарстан Республикасындагы башка телләрне саклау, өйрәнү һәм үстерү» дәүләт программасын гамәлгә ашыру һәм Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгының 2021-2022 уку елына эш планы нигезендә, 2022 елның 28-29 мартында Бөтенроссия Туган тел һәм әдәбияты укытучыларының «Туган тел» мастер-класс конкурсы үткәрелә.
Бүген “Туган тел” бәйгесенең җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды. Чарада Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин катнашты.
-Биредә туган тел укытучыларын күрүгә бик шатбыз. Нәкъ менә сезнең көчегез белән тел байлыгы буыннан буынга күчеп килә. Сезнең арагызда тәҗрибәле остазлар да, “туган тел укытучысы” һөнәренең киләчәге булган яшьләр дә бар. “Туган тел” бәйгесе чын мәгънәсендә берләштерүче чара, – дип ассызыклады Ильсур Һадиуллин.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров финалистларны Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде һәм уку-укыту эшчәнлегендә уңышлар теләде.
-Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының үз миссиясе бар, алар һәрвакыт милләт сагында. Регионнарда очрашулар үткәргәндә дә моңа тагын бер кат инанабыз: фәнни-гамәли конференцияләр, дискуссион мәйданчыклар һәм башка бик күп төрле чараларны укытучылар оештыра. Сез безнең өчен ныклы таяныч, терәк булып торасыз. Сезгә бик рәхмәтлебез, – дип билгеләп үтте Данис Шакиров.
Конкурста 40 туган тел (татар, рус, мари, удмурт, чуваш телләре) укытучысы, Татарстан Республикасыннан һәм Россия Федерациясе субъектларыннан килгән 10 татар теле укытучысы катнашты.
Гран-прига Казан шәһәренең Г.Ибраһимов исемендәге 17нче татар гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Рәмилә Абдуллина ия булды.