tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстаннан Донецск һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм китте
Татарстаннан Донецск һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм китте

Татарстаннан Донецск һәм Луганск халык республикаларына гуманитар ярдәм китте

Бүген иртән гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләр өчен 140 тонна кирәк-яраклар, азык-төлек төялгән 6 фура юлга кузгалды. Бу Донецск һәм Луганск халык республикаларына Татарстаннан озатылучы беренче шундый зур ярдәм.

Гуманитар ярдәм төялгән колоннаны юлга озатып җибәрергә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев килде. Ул озын юлга чыгучы машина йөртүчеләргә хәерле юл теләде. Авыр хәлдә калган ватандашларыбызга тормыш-кирәк яракларын, азык-төлек җыюда булышкан һәркемгә зур рәхмәтен җиткерде.

Исегезгә төшерәбез, 18 март  көнне, X Бөтенроссия татар эшмәкәрләре җыены вакытында, гадәттән тыш хәлләрдән зыян күрүчеләргә гуманитар ярдәм күрсәтү акциясенә старт бирелгән иде. Әлеге изге гамәлгә иң беренчеләрдән булып татар эшмәкәрләре кушылды. Алар үрнәген Татарстанда, шулай ук Россия төбәкләрендәге татар иҗтимагый оешмалары, башка бизнес вәеилләре дә хуплады һәм үз өлешләрен керттеләр. Хәйрия эшенә волонтерлар да кушылды. Алар махсус складларда азык-төлекне тупларга булышты. Акция алга таба да дәвам итә.

Изге эшкә үз өлешен кертергә теләүчеләр өчен безнең реквизитлар:

Юридическое лицо: Республиканский общественный фонд «Всемирного конгресса татар»,

ИНН 1653007500 / КПП 165501001

Юр. адрес:

420015, г. Казань, ул. К. Маркса, дом 38/5

Почтовый адрес:

420060, г. Казань, Площадь свободы, д. 1

Контакты (для справок): Тел: 8 (843) 299-77-18, 236-51-84, 236-59-16

Эл. почта: [email protected]

Руководитель: Директор, Сабиров Артур Валерьевич
Банковские реквизиты: Отделение «Банк Татарстан» №8610 ПАО Сбербанк г. Казань

р/с 40703810162020100015

БИК 049205603

к/с 30101810600000000603

Назначение платежа:

Внимание! Обязательно для заполнения

«Пожертвование для оказания помощи пострадавшим от чрезвычайных происшествий жителям. Без налога (НДС)»

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*