Язганыбызча, 16-18 март көннәрендә Бөтендөнья татар конгрессы Казанда оештырган Х Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре җыенында безнең төбәктән унике фермер, аграрий, шәхси эшмәкәр һәм җәмәгать эшлеклесе катнашты. Берәүләрне бу чараның “аксакалы” дияргә була, ә кайберләре беренче тапкыр барды. Бүген “Туган як” укучыларына кайбер делегатларыбызның җыен турында фикерләрен тәкъдим итәбез.
Мирзәхләм АБДУЛГАНИЕВ, Нижгар татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе, өлкә делегациясе җитәкчесе, Пильна:
– Җыен, һәрвакыттагыча, күп уңай тәэсирләр калдырды. Буа җирлегенә сәфәребез ялыктыргыч булса да, файдалы үтте. Иң мөһиме – район үзәгенең төзеклеге күзгә бәрелде: һәр җирдә тәртип, хәтта үз театры да бар. Аграр предприятиеләрне караганнан соң, тәэсирләр төрлечә иде. Боерган авылы Раил Хисамовның КФХсында 60ка якын ат үрчетелә. Бу әлләни күп дип әйтә алмыйм, чөнки безнең районда бу терлеккә байрак хуҗалыклар бар. Ә менә Исәк һәм Бик-Үти авыллары эшмәкәрләре мактауга лаек. “БИК ПАК БУА” йомшак тара җитештерү предприятиесенең җитәкчесе эшчәнлегенең максатын табыш алу түгел, ә авылдашлары өчен эш урыннары булдыру дип куйгандыр. Илдар Гималов шәһәрдән авыл җиренә кайтып, зур кошчылык фермасы төзеткән. Ирле-хатынлы Дәүләтшиннар үз хыялларына ирешер өчен күп авырлыкларны узып, тау битен йөзләгән тирәктән (тополь) чистартып, буш урында уникаль бакча ясаган. Менә шундый авыл җанлы эшмәкәрләр үрнәккә куярлык. Шуны да әйтер идем: ил күләмендәге шушы чарада фермерлар, КФХлар, СПКлар вәкилләре генә түгел, башка тармакта эшли торган эшмәкәрләр, хәлле кешеләр дә катнашырга тиеш. Шулай булганда, биредә күреп алган проектны аннары аларның үз территорияләрендә тормышка ашырырга теләкләре тууы ихтимал.
Шамил НУРИМАНОВ, Киров исемендәге СПК рәисе, Сафаҗай:
– Мин илебезнең төрле төбәкләренең аграрийларын, фермерларын җыйган шушы бәйгене үткәрүне кирәкле дип саныйм, шуңа берсеннән дә калганым юк. Һәрбересеннән яңа тәҗрибә туплап, нинди булса продукция сатып алу яки сату турында килешү төзеп кайтам. Быелгысы да продуктив үтте, 10 ел эчендә Татарстан предприятиеләре белән нәтиҗәле, дустанә мөнәсәбәтләр урнашты. Беренчедән, 60 тонна ашлама кайгырттык. Безнең төбәктә бу продукциягә хәзер кискен кытлык күзәтелә. Аннары борчак, суданка үләне орлыгын сатып алуга килешү төзелде. Соңгысы сыерлар өчен бик туклыклы азык булып тора. Шулай ук бер төркем хезмәттәшләр белән республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы түрәләрендә кабул итүдә булып, бу тармактагы бүгенге хәлләр хакында сөйләштек, фикерләштек. Гомумән, яңа гыйлем, тәҗрибә тупларга теләүчеләр өчен җыен һәрвакыт нәтиҗәле уза. Шуңа безнең делегатларга әлеге чарада катнашу мөмкинлегеннән максималь рәвештә файдаланырга киңәш итәм.
Ирек САЛИХҖАНОВ, КФХ башлыгы, Бозлау
– Җыенда дүртенче тапкыр катнашуым булса да, мәркәзебез Казанның матурлыгына, чисталыгына, төзеклегенә тагын бер кабат сокланып кайттым. Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләренә җылы кабул итүләре, кунакчыллыклары, чараларны югары дәрәҗәдә оештырулары өчен рәхмәт белдерәсе килә. Ил буена таралган милләттәшләребезне бергә җыеп, очраштырып, дуслаштырып алар халкыбыз алдында зур хезмәт башкара. Сәфәрнең эшлекле өлешенә килгәндә, дискуссион мәйданчык кысаларында авыл хуҗалыгы продукциясен җитештерү буенча яңгыраган берсеннән-берсе уникаль проектлар хәйран калдырды, ә Бик-Үти авылы аграрийлары Дәүләтшиннарның бихисап зурлыктагы бакчасы ак көнләшү тудырды. Кызганычка, андый хуҗалыклар безнең якларда юк шул.
Рауф ХАМЗИН, КФХ башлыгы, Атяравыл:
– Татар авыллары эшмәкәрләре җыенында мин беренче тапкыр катнаштым. Шуңа Татарстанда күргәннәрдән эмоцияләрем бүгенгә ташып тора. Шәхсән үзем өчен ул файдалы үтте. КФХбыз эшчәнлегенең төп юнәлеше – үсемлекчелек. Атяравыл пайчыларыннан арендага алган 500 гектар мәйданда бодай, борчак, арпа үстерәбез. Буа районына сәфәр вакытында фермер Раил Хисамовтан атлар үрчетү нечкәлекләрен сораштыргач, терлекчелек белән шөгыльләнергә ният туды. Бу уйны кул астында эшләүче улым Руфат белән тормышка ашырырга тырышырбыз. Әйтергә кирәк, ул узган елда Түбән Новгород авыл хуҗалыгы академиясен агроном белгечлеге буенча тәмамлады һәм киләчәген авыл белән бәйләргә җыена. Киләсе елда бу җыенда катнашырга безгә тәкъдим ителсә, аны юллар идем, чөнки Казан яшь белгечләр өчен дә очрашу һәм тәҗрибә алмашу мәйданчыгы булып тора.
Ринат АБДУЛЛИН, шәхси эшмәкәр, Пашат: – Бөтендөнья татар конгрессы оештырган әлеге җыенда миңа икенче тапкыр катнашырга насыйп булды. Әйтергә кирәк, программасы һәр ел үзгәрә тора, тәҗрибә уртаклашу өчен төрле районнар сайланып алына. Татарстан авыл хуҗалыгының югары үсешен, урыннардагы аграрийларның тырышлыгын, яңа инициативалар уйлап табуларын билгеләп үтәр идем. Бу төбәктә фермерларга ярдәм күрсәтүгә төрле программалар гамәлгә куелган. Ишеткәнемчә, биредә ике-өч сыер асрасаң да хөкүмәт тарафыннан дотация алырга була икән. Безнең регионда мондый мөмкинлек, кызганычка, юк. Шуңа да карамастан, үзем күп еллар инде уңышлы гына атлар, сарыклар үрчетеп, кош-корт тотып ит җитештерәм.
Илнар САДЕКОВ язып алды
“Туган як” газетасы