tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чыңгыз Мусин – туган як җырчысы
Чыңгыз Мусин – туган як җырчысы

Чыңгыз Мусин – туган як җырчысы

Әгерже районында татар теленә һәм туган җиренә мәдхия җырлап яшәгән шагыйрь Чыңгыз Мусин исемендәге фәнни-гамәли конференция зур иҗат бәйрәменә әверелде.

Үзенә һәм каләменә изге максатлар куеп иҗат иткән, Саҗидә Сөләйманова, Риза Шәфи, районыбызның Таҗи Гыйззәт исемендәге әдәби премияләр лауреаты Чыңгыз Мусинга багышланган чара Тирсә мәктәбендә узды. 7-11 нче сыйныф укучылары үз эшләрен дүрт юнәлештә тәкъдим иттеләр.
“Их, шигърият, дәртле җырым, чәчәк тә син, гөл дә син“ дип ялкынланып иҗат иткән Чыңгыз Мусинның тормыш юлы һәм иҗаты буенча фәнни-эзләнү эше алып барган укучылар чыгышлары арасында иң тирән эчтәлеклесе 2 нче мәктәптән 11 нче сыйныф укучысы – Чыңгыз Мусинның оныкчыгы Айзилә Хәмитованыкы булды. Ул аны шагыйрь итеп кенә түгел, ә игелекле бабасы буларак та тас­вирлады. Бу юнәлештә җиңүчеләр Тирсә мәктәбеннән дә булды. Бу аңлашыла да, чөнки Чыңгыз ага Мордывыйда гомер кичергән, Тирсәдәге оешмаларда хезмәт куйган. Бер үк вакытта аның шигъриятне яратучылар белән мәктәптә дә, китапханәдә дә, клубларда да гел очрашып торган.
Конференция эшендәге “Шушы яктан, шушы туфрактан без“ юнә­лешендә шәхесләр Заһирә Байчурина, Та­җи Гыйззәт, Рәгъде Халитов, Габдулла Галиев, Гөлзада Әхтәмова, Роза Мулланурова, Әлфирә Фәт­хет­динова турында тирән эчтәлекле чыгышлар тыңланды.

“Иж буенда кала эзләрем“ – Чың­гыз Мусин шигырьләреннән дөнья күргән китапларның берсе һәм конференциядәге бер юнә­леш шулай аталды. Аксакал язучыбызның шигырьләрен сән­гатьле итеп укучылар бәйгесе булды бу. Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының нәтиҗәле хезмәте ачык күренде балалар чыгышында. Мәгариф идарәсе җитәкчесе Вәсилә Сафиуллина билгеләп үт­кәнчә, күздән яшьләр китерерлек, күңелләргә шатлыклы хисләр тудырырлык итеп сөйли укучылар. Бу бәйгедә Исәнбай мәктәбеннән Гөлназ Хуҗина әзерләгән ике укучы җиңүче булдылар.

– Күзләрдән яшь китмәде бүген. Әти­емнең арабызда булмавы көенеч булса, шигырьләрен өйрәнеп үсүче яңа буын өчен сөенечтән шатлык яшьләре иде алар, – диде мәгариф ветераны, Чыңгыз Мусинның кызы Люция Хәмитова.
Конференциядә Чыңгыз Мусин әсәр­ләренә иллюстрация ясау буенча күп эшләр ка­бул ителгән.

– Рәсемнәргә күз салуга ук бөек ша­гыйрьнең туган җиргә чиксез мәхәббәте ачык күренә. Ә укучылар, шуны тоемлап, аны ак кәгазьдә каләм аша сурәтләүгә ирешкәннәр. Сокланырлык матур эшләр! – диде Сарсак-Омга мәктәбендә рәсем сәнгате укытучысы, Чыңгыз Мусинның кызы Илзидә Нәбиуллина.
Туган телгә мәдхия, шигърият бәйрәменә әверелгән конференция бүләкләүләргә бай булды.

– Бүгенге чараны бик хозурланып карадым. Үзем дә шигырьләр һәм җырлар язганга Чыңгыз Мусин иҗаты миңа бик якын, – диде “ТАТМЕДИА“ Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесенең беренче урынбасары Эльвира Әхмәтова һәм чарада катнашучыларга иҗат җимешләрен укып җиткерде. Ул гаҗәеп матур чара оештырган Тирсә мәктәбенә “Татар дөньясы“ һәм “Татар милли ашлары“ китапларын бүләк итте. Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә үткәрелгән әдәби бәйгедә җиңүче Наилә Харисова да Казан кунагының шундый бүләгенә лаек булды.

Тирсә мәктәбендә эшләп, ун ел элек лаеклы ялга чыккан, Мордывыйда яшәүче мәгариф ветераны Эльза Әхмәтова туган авылы Биектауга багышлап чыгарган китабын бу эшендә булышкан Тирсә мәктәбе укытучыларына бүләк итте.
– Тирсә мәктәбе укытучылары һәм укучылары бик матур концерт номерлары әзерләгәннәр. “Биектау егетләре“, “Кызлар-йолдызлар“ бию коллективларының, укучылар һәм укытучыларның җырлары, нәфис сүз осталары Илвина Алишева, Нурислам Абдуллинның чыгышлары күңелгә аеруча хуш килде, – диде район мәгариф идарәсе белгече Миләүшә Шәйхетдинова.

Мәктәп директоры Миләүшә Дәүләтова: “Үзебез өчен, барыбыз өчен бик сөендем. Чын татар телендә рәхәтләнеп сөйлә­шәбез. Телгә хезмәт итүнең гүзәл үрнәге булган Чыңгыз Мусин кебек шагыйрьләребез, аның дә­вамчылары күп булуы бик куанычлы“, – дип, һәр катнашучыга рәхмәт белдерде.

– Бүген көн буе балаларның та­тар телендә матур итеп сөйлә­шүләрен, чыгыш ясауларын рәхәт­ләнеп, куанып тыңладым. Күңелгә шатлыклы хисләр тулды. Узган ел татар теленнән Исәнбай укучылары Гөлназ Мөэминованың Халыкара олимпиадада Гран-При яулавы, Ралина Хәбированың призер булуы туган телебезнең дәрәҗәле булуын билгели, Гөлназ Хуҗина кебек укытучыларның тырыш хезмәтен ачык күрсәтә. Шундый ук иҗатчылар бәйрәме тиздән Кадыбаш мәктәбендә узачак. “Көмеш каләм“дә дә уңышлар юлдаш булсын! – диде Вәсилә Сафиуллина.

Асия Корбангалиева

“Яңарыш” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*