tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 500гә якын педагог татар телен өйрәтүнең заманча алымнары белән танышты
500гә якын педагог татар телен өйрәтүнең заманча алымнары белән танышты

500гә якын педагог татар телен өйрәтүнең заманча алымнары белән танышты

21 апрельдә «Сәйдәш» мәдәният үзәгендә «Мәктәпкәчә белем бирү оешмаларында татар телен өйрәтүдә заманча алымнар» дип исемләнгән татар теле тәрбиячеләре өчен шәһәркүләм семинарлар циклының өченче чарасы узды. Аны Казан мэриясе һәм Казан Башкарма комитетының Мәгариф идарәсе оештырды. Семинарда шәһәр балалар бакчаларында эшләүче 500гә якын татар теле тәрбиячесе һәм балалар бакчалары мөдире катнашты.

Искәртеп узыйк, әлеге семинарларны Казан мэриясе Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән тормышка ашыра.

Чарада Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова һәм Башкарма комитетның мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Альберт Әхмәтов катнашты.

«Белем һәм тәҗрибә – бик зур байлык. Аны җыеп, сандыкка яшереп саклауның мәгънәсе юк. Чөнки бу байлык, акчадан аермалы буларак, бер-берең белән уртаклашкан саен арта гына. Үз тәҗрибәбез, белемебез белән бүлешик, татар телен саклауга, үстерүгә һәрберебез үз өлешен кертик», – диде Альберт Әхмәтов.

Чарада спикер буларак Казанның дәүләт һәм хосусый балалар бакчаларыннан алты тәрбияче, «Салават күпере», «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире татар телен өйрәтүдә заманча алымнар куллану тәҗрибәсе белән уртаклашты. Семинарны Г.Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Булат Гатауллин алып барды.

«Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллина, мультимедиа басмаларга әйләнгән журналларны әти-әниләр, тәрбиячеләр балага татар телен өйрәтүдә кызыклы алым буларак кулланып булуын аңлатты.

Вахитов районының 273 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы укытучы-логопеды Алсу Әшерәпова үз чыгышында пропп-карталар, интеллект-карталар ярдәмендә, рәсемнәрне хәрәкәтләндереп, мнемотехника алымын кулланып, бәйләнешле сөйләм үстерү хакында сөйләде. Совет районының 261 нче катнаш төрдәге балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Әдилә Шәйдуллина балаларның сөйләмен һәм фикерләвен үстерергә ярдәм итә торган автор уеннарын тәкъдим итте. Яңа Савин районының 346 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы татар теле тәрбиячесе Гөлинә Хәсәнова И.Н. Мурашковска методикасы ярдәмендә рәсем буенча иҗади фикерләп, хикәя төзү күнекмәсенә төшендерде. «Бала-сити» мультилингваль балалар бакчасы татар теле укытучылары Алинә Халиуллина һәм Ләйсән Вәлиева, иммерсив алым кулланып, татар теленә нәтиҗәле өйрәнү юлларын күрсәтте.

«Эштәге ата-аналар балаларын кич кенә күрә, анда да өй мәшәкатьләре аралашуга артык вакыт калдырмый. Сабыйларның күп вакыты сезнең белән үтә. Татар телле балалар бакчаларына биргәнбез икән, димәк,  аларны сезгә телне саклауда ышанып тапшырганбыз. Әлбәттә, әти-әнинең ролен инкарь итмим. Ата-ана, матбугат, театр, балалар бакчасы, мәктәп – без барыбыз да кулга-кул тотынышып эшләргә, бер система булдырырга тиеш. Әлеге чарага «Салават күпере» һәм «Сабантуй» журналларының баш мөхәррире Зилә Фәйзуллинаны чакыру да нәкъ шуңа бәйле», – дип йомгаклады чараны Гүзәл Сәгыйтова.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*