tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 9нчы чыгарылышында 90 кеше намазга басты
“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 9нчы чыгарылышында 90 кеше намазга басты

“Ислам. Беренче адымнар” мәктәбенең 9нчы чыгарылышында 90 кеше намазга басты

Рамазан аеның 18нче көнендә (19нчы апрельдә), Казанда Нәзарәтнең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курсларның тугызынчы чыгарылышына нәтиҗәләр ясалды. 12нче марттан алып 16нчы апрельгә кадәр әлеге “мәктәптә” укып, исламның төп нигезләре буенча дәресләр алган шәкертләр кичә кич “Туган авылым” милли-туристик комплексына җыелды. Алар интенсив курслар дәверендә белем биргән остазларга рәхмәтләрен белдерде, үгет-нәсыйхәтләр алды, вәгазьләр тыңлады, кызыксындырган сорауларына җаваплар алды һәм татар гореф-гадәтләренә нигезләнеп оештырылган авыз ачу мәҗлесендә катнашты.

Алты атна дәвамында шимбә көнне ир-атлар Казан шәһәренең Галиев мәчетенең намаз уку бүлмәсенә, хатын-кызлар Нәзарәт бинасына җыелып 10 остаздан Ислам дине нигезләрен өйрәнүгә юнәлдерелгән (“Сира”, “Гакыйдә” фәннәре һәм тәһарәт, намаз, ураза, хаҗ гамәлләре буенча гыйлемнәр) курсны үзләштерелде. Башка еллардан аермалы буларак, быел гаиләләре белән язылучылар күп булды. Сертификатлар тапшыру тантанасында Нәзарәтнең социаль үсеш бүлеге җитәкчесе Айгөл Биктимирова шундый 4 гаиләне аерым билгеләп үтте. Аерым алганда, “Ислам. Беренче адымнар” проектының 9нчы чыгарылышын 90 кеше тәмамлап чыкты. Укучылар исә мәктәп яшендәге балалардан алып – 70 яшькәчә өлкәннәрне тәшкил итте. Таныклыклар тапшыру тантанасында әлеге курсларның төп максаты – намаз укырга өйрәнү булуы билгеләп үтелде. “Намаз ул – гомер буе өйрәнә торган гыйбадәт. Киләчәктә сөннәт, нәфел намазларын өйрәнерсез. Рамазан аенда укылган фарыз намаз өчен 70тән алып 1000гә кадәр савап арттырылып языла, нәфел намазлары фарыз намазы кебек кабул ителә”, – дип, Айгөл ханым янә дә сөендереп, белем алудан тукталып калмаска, динне өйрәнүдә тырышлык күрсәтергә, мәчет каршындагы курсларда, мәдрәсәләрдә укуны дәвам итәргә чакырды һәм Нәзарәтнең проектлары белән таныштырды.

Проектта катнашучыларга Нәзарәтнең дәгъват бүлеге баш белгече Гали хәзрәт Ибодов намаз укучыларның бу дөньяда һәм ахирәттә дәрәҗәләре, намаз өчен бирелә торган саваплар турында аңлатты. “Кеше бу дөньядан алып китә ала торган бердәнбер әйбер – ул намаз”, – дип билгеләп үтте ул.

Сәламләү һәм нәсыйхәт сүзләреннән соң, 60 шәкерт остазлар кулыннан таныклыклар алды. Ахшам намазына кадәр шәкертләрнең белемнәрен сынау максатыннан дин нигезләре буенча викторина үткәрелде, сорауларга тиз һәм дөрес итеп җавап бирүчеләргә бүләк итеп “Хозур” нәшрияты китаплары тапшырылды.

Аннары остазларның берсе Илсур хәзрәт Гыйльфанов Коръәннән аятьләр укыды һәм дога кылды. Ифтар мәҗлесе курсларда катнашучыларның ярдәме белән оештырылды, ә менә татар бәлеше белән “Туган авылым” комплексы җитәкчеләренең берсе Радик Абдрахманов укучыларны үз исеменнән махсус сыйлады. Әлеге кунакчыллык өчен барлык катнашучылар аңа рәхмәтләрен белдерде.

Исегезгә төшерәбез, “Ислам. Беренче адымнар” проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырыла башлады. Тугыз сезон дәвамында әлеге курсларда 840ка якын кеше белем алды һәм намазга басты.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*