tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Нижгарбикə-2022» конкурсына әзерлек тулы көченә бара
«Нижгарбикə-2022» конкурсына әзерлек тулы көченә бара

«Нижгарбикə-2022» конкурсына әзерлек тулы көченә бара

V “Нижгарбикə” өлкə татар хатын-кызлары бəйгесенə өч атна вакыт кала бара. Узган атнада оештыру комитеты утырышында аның тиешле дəрəҗəдə уздырылуына кагылган мөһим сораулар күтəрелеп чыкты, ə конкурста катнашу өчен телəк белдергəн 11 ханым җиң сызганып аңа əзерлек башлады.

Менә алар:

  1. Азизбаева Рəмзия Абдулвəли кызы, 37 яшь. Китапханəче. Шөбиле.
  2. Алиева Гөлсем Хəсəн кызы, 56 яшь. Эшмəкəр. Т.Новгород.
  3. Җəфəрова Венера Марат кызы, 26 яшь. Директор ярдəмчесе. Т.Новгород.
  4. Жиhаншина Наилə Абдулнəим кызы, 52 яшь.Клуб хезмəткəре. Кочко-Пожар.
  5. Закирова Рамилə Хәйдəр кызы, 42 яшь. Клуб хезмəткəре. Петрякс.
  6. Идрисова Галина Николай кызы, 45 яшь. Китапханəче. Мөтеравыл.
  7. Камалетдинова Наилə Бари кызы, 27 яшь. Тəрбияче. Сафаҗай
  8. Мəсумова Хамдия Хəсəн кызы, 56 яшь. Хуҗабикə. Т.Моклокасы.
  9. Рəхмəтуллова Алсу Хəсəн кызы, 60 яшь. Хуҗабикə. Дзержинск.
  10. Сəбитова Рəйсə Ваиз кызы, 42 яшь. Укытучы. Уразавыл.
  11. Шакирова Гүзəлия Зиннюр кызы, 48 яшь. Клуб хезмəткəре. Тукай.

Эльвира Мусина истəлегенə багышланган V «Нижгарбикə» конкурсы 13 майда (14.00) Түбән Новгород өлкәсенең К.-Пожар мəдəният йортында узачак. Рəхим итегез! Керү бушлай.

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*