tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Казан утлары» журналының 100 еллыгын Татар китабы йортында күргәзмә белән билгеләп үтәчәкләр
«Казан утлары» журналының 100 еллыгын Татар китабы йортында күргәзмә белән билгеләп үтәчәкләр

«Казан утлары» журналының 100 еллыгын Татар китабы йортында күргәзмә белән билгеләп үтәчәкләр

25 апрель Татар китабы йортында «Казан утлары» («Огни Казани») журналының 100 еллыгы уңаеннан «Ядкарьләрдә – рухи йөзебез» («Лица столетия»)  дип исемләнгән күргәзмә ачылачак. Музей кунаклары журналның нинди үзенчәлекле һәм күпкырлы юл үткәнен күрә алачак: иҗат, командировкалар, фикер алышулар, бәяләмәләр белән танышачак. Болар хакында журналның төрле еллардагы тупламалары, шәхси әйберләр, хатлар, хезмәткәрләрнең фотосурәтләре һәм документлары, редакция бүләкләре сөйләячәк.

««Казан утлары» журналы – татар телендәге иң мөһим әдәби һәм иҗтимагый-сәяси басма, – ди Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камалның мемориаль фатиры мөдире Айдар Шәйхин. – Аның битләрендә татар халкының тарихы һәм ил тарихы контекстында татар әдәбиятының үсеше чагыла».

Тупламаларда журналның 1922 елдан (нәкъ менә «Безнең юл» әдәби-нәфис басмасы барлыкка килгәннән) алып бүгенге көнгә кадәр үткән юлы күрсәтелгән.

«Ул – «Казан утлары»ның башы иде, – дип искәртеп үтте Айдар Шәйхин. – Язучы, тел белгече, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимов «Безнең юл»га нигез салучы һәм аның беренче баш мөхәррире була. – Язучының исемен Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты йөртә».

1920 елда пролеткульт трибунасы буларак журнал «Атака» дип атала башлый. Башка зур әдәби басма – 1930-1932 елларда чыккан «Яңалиф» белән берләшкәннән соң, 1933 елдан «Совет әдәбияты» исеме астында нәшер ителә. «Казан утлары» исеме 1965 елның июнендә бирелә.

Күргәзмәдә мемориаль предметлар булган интерьер комплексы журнал мөхәррире – язучы Кави Нәҗминең эш урынын яңадан торгызырга ярдәм итә. Шулай ук Галимҗан Ибраһимов, Кави Нәҗми, Габдрахман Әпсәләмов, Сибгат Хәким, Зәки Нури, Мөхәммәт Мәһдиев һ.б. язучыларның шәхси әйберләре, фотосурәтләре һәм документлары тәкъдим ителгән.

Журналның төрле елларда алган бүләкләре (шул исәптән иң беренчесе – «Почет Билгесе» ордены) белән дә танышырга мөмкин. Редакция аңа 1977 елның 17 гыйнварында лаек була.

««Казан утлары» – Ерак Көнчыгышта, Урта Азиядә, Казахстан далаларында һәм тайгадагы меңләгән укучы өчен туган Татарстаннан көтеп алынган хәбәрче, – ди Айдар Шәйхин. –  Күргәзмә материаллары географиянең шул киңлеген чагылдыра. Тантаналы ачылышка Россия төбәкләре һәм төрки илләр әдәби журналлары редакторларын, язучыларны, мәдәният эшлеклеләрен көтәбез. Һәм, әлбәттә, бергәләп күргәзмә оештырган «Казан утлары» редакциясе коллективын».

Күргәзмәнең ачылышы – 16:00 сәгатьтә. Аны, музей билеты белән кереп, 27 майга кадәр күрергә мөмкин булачак. Шулай ук Пушкин картасы белән керү дә каралган.

mincult.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*