tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Йолдыз Шәрәпова – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре»
«Йолдыз Шәрәпова – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре»

«Йолдыз Шәрәпова – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре»

Татар балалар әдәбияты тарихында гомерен бары тик балалар өчен генә иҗат итүгә багышлаган әдәбиятчыларыбыз күпсанлы түгел. Шөкер ки, алар берәгәйле булса да – бар. Шундый чын мәгънәсендә балалар өчен язучы, балалар дөньясын тудыручылардан, балалар әдәбиятына хезмәт итүчеләрдән мин шагыйрь Йолдызны (Йолдыз Шәрәпова) күрсәтер идем. Татар әдәбиятының бик үзенчәлекле бер өлеше булган балалар әдәбиятының соңгы утыз елга якын үсешендә әлеге шагыйрьнең үз сүзе, китап киштәләрендә лаеклы урыны бар.

Иҗат итүче осталыгы – күптөрле факторлар кушылмасының нәтиҗәсе ул. Аның формалашуына иҗади сәләт һәм тәрбия дә, белем һәм тормыш тәҗрибәсе дә, әйләнә-тирә йогынтысы да – һәммәсе зур роль уйный. Ләкин иң беренче чиратта чын каләм осталарын аларның шәхес булуы аерып тора. Йолдыз исеме белән балаларга таныш булган шагыйрә турында каләмдәшләре фикере кызыклы. Галимҗан Гыйльманов аның турында түбәндәге фикерләрне яза: «Шагыйрәләрнең дә төрлесе була. Кемдер үзен милләт анасы итеп игълан итә, йөрәген иҗтимагый көрәш барган мәйданнарга ташлый, бар көчен, гомерен шунда исраф итә, кемдер, сүзләрдән, образлардан чәчәк ясап, үз шигъриятендә күзләрнең явын алырлык гөлбакча үстерә, ә өченчеләр үзләрен мәхәббәт колы итеп игълан итәләр дә гомерләре буе җир тормышына ят булган илаһи хисләр ялкынында яналар… Тагы бер төрле шагыйрәләр бар. Алар үз каләмнәрен тулысынча сабыйлар мәнфәгатенә, гаилә рухиятенә, балалар тормышы белән бәйле «кызыклы мәшәкатьләр»гә, киләчәк белән бәйле өмет-хыялларга багышлыйлар. Йолдыз – татар әдәбиятында әнә шундый шагыйрәләрнең иң күренеклесе». Замана әдәбиятында үзе дә бик үзенчәлекле интеллектуаль әдәбият үрнәкләре бирүче язучы фикерләре, әлбәттә, шагыйрә Йолдызның үз образын тудыруы белән кыйммәтле.

Балалар шигърияте өлкәсе аның иҗат юнәлешен билгели. Әлеге өлкәдә ул – хәзерге көнгә егермегә якын китап авторы. Иҗат иткән шигырьләренең чуаш, рус, азәрбайҗан, төрек телләренә дә тәрҗемә ителгән булуы шагыйрә иҗатының башка халыкларда да танылуы күрсәткече булып бәяләнергә хаклы.

Шагыйрәнең күп елларга сузылган төп эш урыны «Сабантуй» балалар газетасы булуы күп нәрсә хакында сөйли. Редакциядә беренче еллары бик затлы даирәдә эшләргә мөмкинлек бирә. Ул елларда монда танылган шагыйрьләрдән Йолдызның иҗат кумиры булып торучы Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин эшли, алар кул астында эшләү дәверендә Йолдыз Шәрәпова иҗат тәҗрибәсе туплый, балалар өчен язуның серләренә төшенә. Әлеге язучыларның белем дәрәҗәсе, иҗатка карата мәхәббәте сайланган юлының дөреслеген аңларга ярдәм итә.

1994 елда шагыйрәнең «Антенналы бәрәңге» дип аталган беренче шигъри җыентыгы дөнья күрә. Әлеге китап укучылар арасында бик тиз тарала һәм китапханәләрдә үз урынын таба һәм 1994 елда «Ел китабы» конкурсында икенче урынны яулый. Башлангыч чор иҗатына бәя биреп, балалар шагыйре, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Ш. Галиев: «Йолдыз Җамалетдинова шигырьләрен сөенеп укыдым. Карасана, татар баласының табигатен, тәмле телен белеп, тоеп, сабыйның үзедәй ихлас язылган ич! Иплелек, җыйнаклык хас аларга. Кайчакта, тизрәк әйтеп бирергә ашыккан бала сыман, йотлыга-йотлыга сөйләү дә сизелгәли. Бусы да – тулган илһамның юл табып ашкынуыдыр. Балачак көзгесендә олылар дөньясы чагылу, шул гамь-шаянлыктан алып уйчанлыкка кадәр булган кичерешләр шигъри сүзне мәгънәле итә», – дип яза. Әдәбият галиме, тәнкыйтьче, нәшрият мөхәррире, шагыйрь Равил Рахмани да шагыйрәнең иҗатын югары бәяли: «Антенналы бәрәңге» дигән беренче китабының исеменнән үк күренгәнчә, ул авторның бай фантазиясенә, шартлы шигъри фикерләвенә корылган шаян, мавыктыргыч, кызыклы һәм гыйбрәтле шигырьләрен үз эченә ала. Шагыйрәнең күзе үткен, хикмәтле фикерләүгә, юморга күңеле сизгер, бала күңелен, бала табигатен әйбәт белә».

Алга таба да аның иҗаты укытучыларының күз угыннан читтә калмый. «Йолдыз – күңеле белән, фикер йөртүе белән чын балалар шагыйре. Аңа балаларча уйлый белү, моңсулана белү хас. Шуңа күрә дә шигырьләре табигый, балаларның үзләренчә килеп чыга. Ул балалар тормышына хас вакыйгалар, сөйләшүләр, бәхәсләр тудыра. Аның нәни геройлары тапкыр да, шаян да, шул ук вакытта моңсу да. Алар – бернинди ситуациядә дә югалып калмый торган, һәр сорауга җавап таба торган малайлар, кызлар. Алар гаҗәпләнә, соклана, эзләнә, таба торган тиктормаслар. Аларның әле чын мәгънәсендә беркатлы сабый чаклары», – диде күренекле шагыйре Роберт Миңнуллин.

Әлбәттә, зур әдәбиятка аяк басу дәверендә үк олы каләм осталарыннан югары бәя, өметләндергеч фикер ишетү үзе – бәхет эшедер! Шагыйрәнең илһамланып иҗатын дәвам иттерүендә яшь шагыйрәне үсендереп җибәрүче танылган шәхесләребезнең дә өлеше бардыр кебек…

Ни турында гына язса да, Йолдыз гаҗәеп самими һәм ихлас күңелле, үзе шикелле гади укучысының дусты да, теләктәше дә булып кала. Аның шигырьләрендә галилек балачак гадилегенең саф күңел белән генә аңлый ала торган бөеклеге белән аңлатыла.

Шагыйрәнең бер-бер артлы басылып чыккан шигырь китаплары үз исемнәре белән үк, балаларга яңа образлар дөньясы вәгъдә итеп, үзләрен укырга чакырып торалар: «Сәяхәтче чемодан», «Каен алмасы», «Аппак һәм Шапшак», «Антенналы бәрәңге», «Җавапсыз сорау», «Колаклы коймаклар», «Колакчын кигән кояш», «Шигырьле чәй», «Ялкау тел», «Зоопарк-Әлифба» һ.б. Йолдызның зурларга әйтер сүзе дә бар. 2008 елда чыккан «Ярый әле» исемле җыентыгы зурларга аталган шигырьләрдән тора. Китапның «Балачакны эзлим» шигыре белән ачылуы да аның һаман балачак шагыйре булып калуы турында сөйли. Әлеге җыентыкка кергән «Елгалар һәм диңгезләр» шигыре шагыйрәнең фикерләү рәвешен аңларга ярдәм итә: аның олыгайгач та җанының балаларча самимилеген саклап кала алган сирәкләрнең берсе булуына төшенәсең. Йолдыз Шәрәпованың иҗат дәрьясында алгы планда һәр туган көнгә сөенеп, киләчәккә ышанычлы караш сирпеп, башкаларның күңелләрен канатландырып, шатландырып-куандырып яшәүче, олы җанлы шәхес тора. Әлеге шәхесне, әлеге иҗатны бәяләр, аңлар өчен, укучыга шагыйрәнең вөҗдан, намус, кешелеклелек, мәрхәмәтлелек кебек мәңгелек төшенчәләр турында язылган әсәрләрен укырга, шуларда күтәрелгән әлеге фикерне үзләштерергә һәм алга таба шул юнәлештә үсәргә кирәк.

Иҗатының башында ук Йолдыз иҗатына балалар әдәбиятының мэтрлары Шәүкәт Галиев, Илдар Юзеев, Роберт Миңнуллин югары бәя бирсә, хәзерге көндә шагыйрә Йолдызны киң әдәби җәмәгатьчелек таныды, иң әһәмиятлесе – балалар үз шагыйре буларак кабул итте. Аның иҗаты мәктәпләрдә әдәбият укыту программаларына, балалар бакчаларының тәрбия эше планнарына кертелде. Бусы – шагыйрә иҗаты өчен иң әһәмиятлесе, дип уйласак, ялгышмабыздыр.

Йолдызлы шагыйрәнең яңа иҗат җимешләре белән сөендерүенә ышанып калабыз.

КФУ профессоры

Флера Сәйфуллина

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*