tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Оренбур делегатлары съездтан алган фикерләре белән уртаклаша
Оренбур делегатлары съездтан алган фикерләре белән уртаклаша

Оренбур делегатлары съездтан алган фикерләре белән уртаклаша

Бөтендөнья татар конгрессының Казанда узган VIII cъездында федератив дәүләт шартларында ничек итеп телне, динне, гореф-гадәтләрне, үз асылыңны саклап калу турында сүз барды

Әйтеп узганыбызча, Бөтендөнья татар конгрессының VIII cъездында 995 делегат һәм 505 шәрәфле кунак катнашты. Шулар арасында Оренбур өлкәсеннән 29 кеше булды. Съезд делегатлары Региональ иҗтимагый оешма “Оренбур татар милли-мәдәни мохтәрияте” тарафыннан алдан ук сайланган иде.

Инде съезд тәмамланып, кайтыр юлга чыккач, без Оренбур өлкәсеннән булган делегатлардан һәм кунаклардан үзләренең фикерләре, алган тойгылары белән уртаклашуларын сорадык.

ОРТМММ Советы әгъзасы, делегат Мохтәр Хәсәнов:

Яңа танышлар, яңа очрашулар булды, яңа фикерләр ишеттек. Шуларны кайткач, бар икән татарлык бетмәсен, татарлар турында кайгырткан, уйлаган кешеләр, дип халыкка сөйләп җиткерербез. Безнең халык юкка чыкмасын, таркалмасын дигән фикерләрне еш ишетергә туры килде.

Гомере буе татар турында уйлаган олпат шәхесебез Минтимер Шәймиевнең чыгышы бик нык йөрәкләребезгә үтеп керде. Ул бик дөрес әйтә, балалар турында уйларга кирәк дип. Балаларга шушы эшләрне күрсәтергә кирәк, балаларыбыз күреп, белеп үссәләр, алар инде башка кешеләр булачак.

Матвеевка районыннан делегат, Иске Котлемәт мәктәбе директоры Ризилә Кагарманова:

– Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиевның әйткән сүзләре минем йөрәгемнең иң түренә барып урнашты. Ул әйтте: “Без бүгенгесе көндә эшләгән эшләребезгә куанып, кулларыбызны кушырып утырырга тиеш түгел. Эшләнмәгән эшләр бигрәк тә күп”. Татар теле укытучылары съездында да ул шушы ук сүзләрне әйткән иде. Чөнки ул башка төбәкләргә дә бик күп йөри. Ул әйтә, Казанда эшләнгән эшләр белән генә бетми татарның хәрәкәте. Һәрбер төбәктә зур эш бара. Кайсы бер төбәкләргә барып мин аптырап калам, без белмәгән эшләрне дә күпләтә, меңләтә эшлиләр һәр төбәктә дә дигән сүзләренә мин бик тә риза һәм шатмын. Без бу съездтан иң беренче бер фикерне алып кайтырга тиешбез: “Менә монда алган орлыкларны, без бер бөртеген дә югалтмыйча, кайтып, урыннарда әйбәтләп чәчеп, суларны сибеп, җимешен күрә алсак, безнең бу баруларыбыз бушка булмаган була.

Орски татар милли-мәдәни мохтәрияте “Мирас” җитәкчесе, делегат Азат Хайретдинов:

– Бик зур күңел күтәренкелеге белән кайтабыз. Алга таба татар мәдәниятен, телен, гореф-гадәтләрен үстерүгә зур көч туплап кайтабыз. Бездә халык бик сүлпән, аларны уятырга, өндәргә кирәк.

Оренбур өлкәсе татар иҗтимагый үзәгенең чишмә башында торган делегатыбыз Рәфкать Хөснетдинов:

– Бөтендөнья татар конгрессының беренче рәисе Индус Таһиров Татарстан Республикасы суверенлыгы өчен зур өлеш кертте. Хәзерге җитәкчесе Васил Шәйхразиев та миңа бик ошый, тәҗрибәле, белемле, актив җитәкче. Гади һәм ипле, үтемле итеп сөйли белә. Бар нәрсә дә җитәкченең һәм конгрессның ничек эшләвеннән тора. Аның төрле юнәлешләр буенча урынбасарлары күп. Татар халкы саны проблемасын капиталь хәл итә.

Татар Каргалысы авылыннан съездның шәрәфле кунагы Мөнирә Гафарова:

– Бу съезд, калган съездларга караганда бик нык мәгънәле, бик нык нәтиҗәле булуы белән аерылып тора. Шул хәтле тирән эчтәлекле, ялкынлы чыгышлар булды. Менә шулардан алган тойгыларны, кайнап-кайнап чыккан фикерләремне халыкка җиткерәсем килә, аларны аерым җыйнап.

Милли авыл комплексындагы татар музее җитәкчесе, съездның шәрәфле кунагы Гөлйөзем Улумбекова:

– Мин Конгрессның иң беренче съездында катнашкан кеше. 30 ел узгач, менә тагын катнашырга туры килде миңа. Беренче съездтан соң узган арада бик күп татар мәктәпләре ябылды, педкөллияттә, пединститутта татар төркемнәре бетте. Ата-аналар татар теле кирәкми дип бара. Бу съездның резолюциясе кәгазьдә генә калмасын иде, аны тормышка ашырырга кирәк. Ата-аналар белән ныклап эш алып бару кирәк, минемчә, барыбызга да. Урындагы мәгариф оешмаларына, ата-аналарга җиткерергә кирәк күп тел белүнең файдалы якларын.

Сарыкташ районы Биктимер авылыннан делегат Альмира Омарова:

– Гомер буе тормышымны укытучылык хезмәтенә багышладым. Кайсы гына җирдә йөрсәм дә, мин һәрвакыт үзем өчен яңа әйберләр табам һәм аларны ничек итеп үзебезнең төбәктә кулланырга, ничегрәк яхшырак итеп эшләргә дип уйланам. Конгресс съездында беренче мәртәбә булдым, бик зур масштаблы чара булды ул минем өчен, бик нык уйланып эшләнгән эш. Бик сокландым, трибунага чыгып, халык саф татар телендә сөйләп, үзенең телен яратуын, үзләренең татар булулары белән горурлануларыннан мин сокланып утырдым.

Александр районы Яфар авылыннан делегат, мәдәният йорты җитәкчесе Эльмира Мишина:

– Мин конгресста беренче тапкыр катнашам, гомумән Казанда беренче тапкыр булуым. Әлбәттә инде алган тәэсирләрем бик көчле. Бигрәк тә мине борынгы Болгар шаккатырды. Аның бүгенге көннәргә кадәр шундый саклануы, шундук үзебезнең гореф-гадәтләребезне, мәдәниятебезне сакларга кирәклеге, аны үсеп килүче буынга тапшыру турында уйларга этәрә. Шундый көчле энергия туплап кайтып киләбез. Тормышымда мондый искиткеч сәфәр кылырга мөмкинлек биргән мохтәриятебезгә зур рәхмәтләремне әйтәсем килә.

Фәннур ГАЙСАРОВ, “ЯВ”.

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*