tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Актанышка килде
Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Актанышка килде

Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр белән Актанышка килде

2022 елның 10нчы сентябрендә Казахстанның Семей шәһәрендә зур Сабантуй бәйрәме планлаштырыла. Актаныш районы биредә Татарстан Республикасын тәкъдим итәчәк.

Әлеге чарага әзерлек эшләре уңаеннан бүген Актанышка эшлекле сәфәр белән ТР Премьер-министрның урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев килде.

Актаныш районы хакимияте бинасының кече утырышлар залында җитди сөйләшүләр, фикер алышулар үткәрелде. Район Башкарма комитет җитәкчесе Ленар Зарипов һәм урынбасарлары катнашында түгәрәк өстәл артында очрашып бәйрәмне оештыру буенча эш планы төзелде. Хәерле сәгатьтә булсын!

Юлай Низаев

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*