tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Бабай утары», Фәнир, Фән…
«Бабай утары», Фәнир, Фән…

«Бабай утары», Фәнир, Фән…

330 еллык тарихы булган Төмәнәк – Башкортстандагы татар авылларының берсе. Ул – Туймазы районының визит карточкасы. Биредә «Бабай утары» этнографик комплексы эшли. Без, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, Сарапул татарларының милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Зөлфәт Арсланов һәм мин, этнографик комплекска сәяхәт кылып, татар дөньясында билгеле шәхес Фәнир Галимов белән якыннан танышып кайттык.

Җаны-тәне белән авыл егете

Туймазы районының Төмәнәк авылында туып-үскән Фәнир Галимов – композитор, җырчы, шагыйрь буларак билгеле шәхес. Иҗатын һәм милли эшләрне ул төп эшләре белән бергә алып бара. Россиянең мактаулы энергетигы исемен йөртә. Ул – Башкортстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Та­тарстанның атказанган артис­ты, Туймазы шәһәренең шәрәфле шә­хесе. Җырлар җыентыкларыннан тыш (150 гә якын җыры бар), «Яшәүләрем — җыр минем», «Синеке бит без, Төмәнәккәем!», «Кемнәр соң без, Төмәнәк бабай?», «Оныкларыбызга» китаплары авторы. Фәнир әфәнде — «Бөтенроссия татар авыллары» иҗтимагый оешмасы Советы рәисе, «Бабай ута­ры» этномузее хуҗасы, Башкорт­стан Рес­публикасы Туймазы районы «Йол­дыз» крестьян-фермер хуҗа­лыгы башлыгы да әле. Ул респуб­лика торак пунктларын, Россия тө­бәкләрен электрлаштыру белән шөгыльләнүче «Ильфа» җәмгыятен дә җитәкли.
Фәнир әфәнде – җаны-тәне белән авыл егете. Кайдадыр кала җирендә уңайлы шартларда яшәү­не күз алдына да китерә алмый. Кечкенәдән авыр эшләрне җил­кәсенә салып өйрәнгән тырыш егет изге чишмә суларын эчеп, печән чабып, утын әзерләп, мал карап үсә. Шуңа да авыл хуҗалыгының һәммә нечкәлекләрен белеп яши. Туган авылында, ата-баба җи­рен­дә оештырыл­ган «Йолдыз» хуҗа­лыгы игенчелек, терлекчелек бе­лән шөгыльләнә, ат асрап, кымыз җитештерәләр. Туган төбәген тө­зек­ләндерүгә биниһая күп көч сал­ган җитәкче көндәлек икътисад мәшәкатьләреннән тыш рухи дөнья, милләтебез, мәгариф, тел мәсьәләләрен дә күз уңыннан ычкындырмый. Төмәнәкнең зур юбилейлары уңаеннан ул оештырган тантаналарда Австралия, Кытай, Финляндия, Латвия, Казахстан татарлары да катнашкан.

«Бабай утары»

2017 елда Төмәнәк авылы янәшәсендә тарихи урын булдырыла — XVII гасырдан алып татар авылының тормышын күрсәт­кән «Бабай утары» этнографик комплексы ачыла. «Без монда үзе­безнең бабайларның ничек итеп тормыш итә башлаганын, ничек итеп яшәгәнен тасвирларга ты­рыш­тык. «Бабай утары» этномузеена килгән кунаклар өчен биредә һәрвакыт кафе һәм кунакханә эшләп тора», – дип сөйләде Фәнир Галимов. Биредә «Умартачы йорты», «Тимерче йорты», «Абзар», «Йорт», «Кара мунча» урын алган. Комплексның төп экспонаты — гасыр ярым тарихы булган җил тегермәне. Аны Чувашия Республикасыннан махсус кайтарганнар. «Бабай утары»ндагы мини-зоопарк та кунак­лар өчен бик кызыклы. Монда йорт хайваннары гына түгел, аккошлар, кыр үрдәкләре, павлиннар, фазаннар, боланнар да бар. Матур табигать кочагындагы авылчык ел әйләнәсе эшли. Кышын биредәге таудан чаңгы-чанада һәм тюбингларда шуалар. Җәй көннәрендә исә биредәге буада балык каптырырга, кызынырга була. «Бабай утары» иҗат әһелләрен дә үзенә җәлеп итә. Билгеле журналист, документалист һәм кинорежиссер Нәсүр Юрушбаев биредә «Нигез-йорт» исемле яңа кыска метражлы нәфис фильм төшергән.

Җәй көне «Бабай утары»нда «Сәләт» аланы балалары ял итә. Без барган көнне алар Сабантуй уз­ды­ралар иде. Быел 18әр көнлек 4 смена оештырылган. Смена саен 100дән артык бала ял иткән. «Минем әлеге проектка алынуыма бала­лар­ның ана телебезгә игътибары ки­мүе этәргеч бирде. Оныкларым өчен дә ояла башлаган идем. Минем белән рус телендә сөйләшергә ке­реш­сәләр, эчем поша. «Сезне мин аңламыйм», – дип, үзем алар бе­лән татарча сөйләшергә, аларны өй­рәтергә тырышам. Ә инде Татарстандагы «Сәләт» аланнарын күргәч, үзебездә дә бу изге эшкә алынырга булдык. Нәтиҗәләр дә бар. «Сәләт-Кандракүл» аланына бер мәр­тәбә аяк баскан балалар икенче елны да, өченчесендә дә килә. Бездә төрле регионнардан килеп ял итәләр. Нишләптер Удмуртиядән юк. Киләсе елда сездән дә балаларны көтәбез», – диде Фәнир Галимов. Балалар ял итеп кенә калмый, көн озыны бик күп шөгыльләр таба. Барлык чаралар белемнәрне арттыруга һәм сәләтләрне үстерүгә юнәлтелә. «Сәләт» аланы – төрле яктан үсеш мәйданы. Спортка да күп вакыт бүленә.
Шулай ук татар хатын-кызла­ры­ның «Ак калфак» оешмасының «Җырлыйк әле» исемле сәнгать конкурсы да биредә уздырыла. Анда рес­публиканың төрле районнарыннан килгән фольклор ансамбльләр үз сәләтләрен күрсәтә. «Ык буе авыл­лары Сабан туе» да беренче тапкыр Төмәнәктә үткәрелде. Туймазы районындагы гармунчы-җыр­чылар арасында «Үзем җырлыйм, үзем уйныйм» исемле төбәкара конкурс­лар оештыруга да Фәнир Гали­мовның теләктәшлеге һәм мат­ди ярдәме зур. Әлеге бәйге күре­некле җырчы, тальян­да уйнау остасы Фән Вәлиәхмәтов башлангычында уза. Инде икенче ел «Бабай утары»нда сынчылар бәйгесе уза. Алар татар әкиятләре һәм бәет персонажларының агач сыннарын ясый. Әлеге бәйгене дә Фәнир Галимов Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә үткәрә. Сыннарның күбесе «Бабай утары»нда урын алса, берничәсен ул мәктәпкә, балалар бакчасына бүләк иткән.

Тарихи-мәдәни үзәк

Татармы син, башкортмы син —
Анда түгел мәсьәлә.
Татардан да, башкорттан да
Урыс туа — вәт бәла!
Менә кайда мәсьәлә…
Әнгам Атнабаев

Әлеге үзәккә аяк атлау белән әнә шундый шигырь юллары каршы алды безне. Бүгенге көннең иң борчыган мәсьәләсе бит бу. «Төмәнәк» исемле татар иҗтимагый, тарихи-мәдәни үзәге бинасы дәүләт яр­дәме белән түгел, ә Фәнир Галимов тырышлыгы һәм матди ярдәме белән төзелә. Тө­бәктәге татарларга төрле чаралар оештыру өчен ачыл­ган милли үзәк әллә кайдан балкып тора. Биредә төрле түгәрәкләр дә эшли. Балаларга туган телебез серләренә төшенергә, шулай ук татарча җырларга һәм биергә өйрәнергә бөтен мөмкинлекләр бар. Тиздән «Тәртип-ФМ» радио­каналы эшли башлаячак. Зур булмаган тамашалар залында төрле әдәби-музыкаль ки­чә­ләр, кызыклы очрашулар оештырыла икән. Үзәктә укытучылар да еш кунак. «Ак калфак» оешмасы да сок­ланырлык итеп эшләп килә. Музейлары да бай. Шәһәрдәге һәм райондагы татар укытучылары белән бергә баш­корт мөгаллимнәрен дә уртак чараларга чакыралар. Төмәнәк авылында Фәнир Галимов тарафыннан 2006 елда төзекләндерелгән Инәкиләр чишмәсенең тарихы гасырларга барып тоташа. Гомер-гомергә Төмәнәк кешеләрен генә түгел, тирә-як авыл халкын да үзенең шифалы, саф суы белән туендыра. Тирә-ягына утыртылган чыршылар барлык аналарга да багышлана.
Төмәнәк авылының урта мәк­тәбе ишегалдында «Аналар һәм сугыш еллары балалары истәлегенә» һәйкәл куелган. «Әлеге һәйкәлне әниемә багышладым. Һәйкәлдәге ананың күзләре гел минем әни­емнекенә ошаган», – диде Фә­нир әфәнде. Аның ярдәме белән төзелгән «Ак өмет» мәчете дә ерактан балкып, үзенә тартып тора. Гомумән, төбәкләргә үрнәк алырлык эшләр күп монда!

Җырлары да, җырлавы да сокландыра

«Без җиде бала үстек: 5 ир бала, ике кыз. Бөтенебез дә җырлыйбыз. Әткәй белән әнкәй бик матур җырлыйлар иде. Без очынып үсмәдек. Әти тракторчы, шофер, балта остасы булды. Ул 1942 елда контузия алып, әсирлеккә эләккән. 1946 елда кайтты. Аннан соң төн урталарында күпме тапкырлар алып китеп, кире кайтардылар. Хезмәт белән үскәннең җимешләрен бүген татыйбыз. Шофер, ветеринар белеме алып, тормыш юлын башлаган идем, читтән торып аграр университетның механика факультетын тәмамладым. Сәнгать юлына кереп китәргә миңа Мәгариф Әхмәдиев, Фәрит Шәй­хетдиновлар иң беренче канат куючылар булды. Телевидениегә тө­ше­реп, иҗатымны күрсәтергә булыштылар. Шуннан күңел үсеп китте. 1992 елдан Фән Вәлиәхмәтов белән аерылгысыз дус­лар. Айлар буе гастрольдә йөргән чаклар булды. Ул бик тәнкыйтьчел, гадел дус, остазым да ул. Яңа җырны я кабул итә яки яңадан сүтеп-җыя. Илдар ага Юзеев белән бик дус идек. Шагыйрь Рамил Чурагулов белән иҗатташ дус. Кызым Айгөл бик матур җырлый, артист язмышын гына сайламады. Оныкларым Динар белән Минтимердә дә талант бар», — диде ул. Тормыш иптәше Тән­зилә ханым белән бер авылдан алар, бер мәктәптә укыганнар. Бер кыз, бер ул үстергәннәр. Инде алар бүген аның эшен дәвам итәләр.
Биредә Фәнир Галимовның дусты Башкортстанның һәм Татар­станның халык артисты Фән ага Вәлиәхмәтов белән дә очраштык. Ул да безне хөрмәт итеп, безнең белән күрешергә килгән иде.
Фикер алышканда, эш барышында каршылыклар булуы турында да искәртеп үтте ул. Гомумән алганда, Фәнир әфәнденең урта һәм кече эшкуарлыкны үстерү юнәлешендә иң зур теләге шул гына – административ киртәләр, аяк чалулар булмасын иде. «Ярдәм итмәсәләр итмәсеннәр, тик комачау­лама­сыннар гына», – диде ул. Әнә шундый күпләргә үрнәк булырлык, күңелендә дөнья гаме булган булдыклы шәхес ул!

Фәнир әфәндедән бүләк

Татар милләтен, туган телне сак­лау өчен җан атучы, туган ягы белән горурланып яшәүче, туган авылына ярдәм итүче Фәнир әфәндегә шаккатып кайттык. Ул гына да түгел, ул безгә, Ижау шәһәренең Космонавтлар паркындагы «Халык­лар дуслыгы бакчасы»ндагы татар бүлегенә, әле быел гына сынчылар бәйгесендә ясалган «Беренче мәхәббәт» дип аталган гармунчы татар егете һәм кызы сынын (скульпторы Вадим Хәсәнов, Оренбург шәһәре) бүләк итте. Безне яңа эшләргә рухландырды. Әлеге сәяхәтебез өчен Сарапул татар автономиясе җи­тәк­чесе Зөлфәт Арслановка, Фәнир әфәндегә һәм аның тормыш иптәше Тәнзилә ханыма зур рәхмәт белдерәбез.

Рәфилә Рәсүлева

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*