tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Роберт Миңнуллин яшәгән йортта шагыйрь истәлегенә мемориаль такта ачылды
Роберт Миңнуллин яшәгән йортта шагыйрь истәлегенә мемориаль такта ачылды

Роберт Миңнуллин яшәгән йортта шагыйрь истәлегенә мемориаль такта ачылды

Татарстанның халык шагыйре Роберт Миңнуллин яшәгән йортта аның истәлегенә мемориаль такта ачылу тантанасында ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев үзе язган шигъри юлларны укыды.

«Әдәпле, зур йөрәкле, тыйнак, тирән фикерле – шундый шагыйрь Роберт безгә үрнәк түгелме? Татар, башкорт халкына син Ходайдан зур бүләк! Роберт иҗат чишмәсе эчеп туймас гаделлек», – дип укыды ул тантана ясаган чыгышында. Минтимер Шәймиев бу юлларда йөрәктән чыккан сүзләр булуын ассызыклады.

Казанның Толстой урамында Роберт Миңнуллин яшәгән йортта шагыйрьгә мемориаль такта ачылды. Ачылу тантанасына Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов, Республика балалар китапханәсе вәкилләре, язучылар һәм шагыйрьнең иҗатын яратучылар җыелган иде.

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин үз чыгышын шәхесләребезне искә алу безнең бурычыбыз булуын әйтүдән башлады. «Аны соңгы юлга озаткач исемен мәңгеләштерү өчен әле эшләнәсе эшләребез барлыгын тойдык. Язучылар берлеге, Мәдәният министрлыгы инициативасы Хөкүмәтебез тарафыннан якланып, чорыбызның бөек шәхесе яшәгән йортта мемориаль такта куелды», – диде ул.

«Минтимер Шәрипович Роберт Миңнуллин эшчәнлеге турында җентекләп сөйләде. Үткәндәге катлаулы елларда Минтимер Шәймиевнең гамәлләре парламентарийлар тарафыннан яклау тапты. Роберт Мөгаллимович кебек депутатлар эшләде ул чорда», – дип дәвам итте ул.

«Карап торырга тыныч кына кеше принципиальлек кирәк булган мәсьәләләрдә трибунадан данлыклы чыгышлар ясады. Республиканың үсеш юллары турында башкачарак уйлаучыларга да Роберт Миңнуллин кирәкле сүзләрне таба белде. Һәркемнең йөрәгенә үтеп керде», – диде ул.

Чираттагы чыгыш ясаучы – Татарстан Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла Тукай сүзләре белән башлады. «Тукай әйткән бит: «Мин коеп куйган шагыйрь генә түгел, сәясәтче дә, дипломат та, җәмәгать эшлеклесе дә», дигән. Туры Тукайның дипломат булуын күз алдына китереп бетерә алмыйм – ул аны үзенчә күзаллаган, күрәсең. Роберт Миңнуллинга килгәндә, ул Тукай билгеләгән кысаларга сыйган кеше», диде ул.

«Мәдәният министрлыгы инициативасы белән, без дә кушылып, балалар өчен язылган әсәрләргә Роберт Миңнуллин премиясе булдырылды. Ул алга таба да дәвам итәр дип өметләнәм», – диде Ркаил Зәйдулла мәдәният министры Ирада Әюповага күз ташлап. Министр хуплап баш какты.

Татарстанның халык шагыйре Рәдиф Гаташ үз чыгышында Роберт Миңнуллинның шигырьләреннән өзекләр китерде. Ул сүзләрен аның «Бәхетле булыгыз!» шигыре белән башлады. Шагыйрьнең бәхетле шагыйрь булуын, ике Президент белән янәшә эшләвен әйтеп узды.

«Без якын дуслары аның шагыйрьлеген яратабыз һәм сагынабыз. Роберт үзенең шагыйрьлеге белән ике республика укучыларының йөрәген яулап алды. Беренче чиратта ул әнкәйләрне үлемсез итеп пьедесталга күтәрде», – диде Рәдиф Гаташ каләмдәше турында.

Роберт Миңнуллинның тормыш иптәше Клара Миңнуллина барлык килүчеләргә рәхмәтләрен җиткерде. «Робертның киткәненә өч ел булып килә. Без аны гел юксынабыз. Язмышы шулай булгандыр», – дип башлады ул.

«Роберт халыкчан булды, гадел булды. Аны бик яраталар иде, чират торып фотога төшәләр иде. Ул алга бара торган кеше. Нинди генә очрашу булса да бара иде. Халыкка якын булганга яратканнардыр аны», – диде Клара Миңнуллина. Ул Роберт Миңнуллинның исемен мәңгеләштерү эшләре өчен рәхмәтләрен әйтте. Республика балалар китапханәсенә Роберт Миңнуллин исемен бирелү вакыйгасын аерым әйтеп узды.

Минтимер Шәрипович тантананың рәсми өлешеннән соң мемориаль тактага сокланып аның югары дәрәҗәдә зәвыклы башкарылуын, Роберт Миңнуллинның гаҗәеп матур сурәтләнүен билгеләп үтте. Мемориаль тактаны ясаган авторга Тимофей Тюринга рәхмәтләрен җиткерде.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*