Мәскәүнең безнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча күптән түгел генә XV юбилейлы регионара чемпионат булып үтте. Ул, гадәттәгечә, татар халкының горурланырлык улы, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш вакытында фашистик тоткынлыкта торып та, Ватаны өчен көрәшү җаен тапкан, рухын саклаган, намусын җуймаган һәм туган иленә, газиз халкына үлгәнче тугры калган Муса Җәлил истәлегенә багышланган иде.
Бу турнирның беренчесеннән алып бүгенгесенә кадәр яшь көрәшчеләре белән катнашып килгән Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил абый Мусиннан шул хакта кыскача гына сораштык.
– Һәрвакыттагыча, турнир яхшы, югары оештыручанлык белән узды. 120 яшь көрәшче ике келәмдә көч сынашты. Елдагыча, безнең тәрбияләнүчеләр быел да сынатмады. Сафаҗайның яшь пәһлеваннары үз авырлыкларында 7 бүләкле урын яулады һәм шуның нәтиҗәсендә, гомум команда күрсәткечләре буенча, Түбән Новгород өлкәсе икенче урынга лаек булды.
Мәктәп дирекциясенә, шәхсән аның директоры Роза ханым Шакировага, Мәскәү шәһәренең билбаулы көрәш федерациясенә үзебезнең милли спортны яшь буын арасында шулай югары дәрәҗәдә пропагандалаганнары, халкыбыз традицияләре нигезендә аларда патриотик хис тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Рамил Хабибович.
Бөтен гомерен безнең татар-мишәр көрәшен үстерүгә һәм рәсмиләштерүгә багышлаган, билбаулы көрәш буенча беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән, Россиянең атказанган физкультура хезмәткәре, рбишчалы Зәки абый Валемеев әлеге турнирга 6 тәрбияләнүчесен алып барган һәм шуның 4се бүләкле урыннар яулап, безнең өлкә командасы копилкасына очколар китергән.
– Турнир яхшы узды, барысы да тиешлечә кайгыртылган, мәскәүлеләрнең кунакчыллыгы өчен рәхмәттән башка сүз юк. Татар халкын башка милләтләр каршында лаеклы таныткан героебыз Муса Җәлил исемен йөрткән турнир озын гомерле булсын иде, – диде Зәки Әнвәрович.
Туган авылы Суыксуда яшь көрәшчеләрнең остазы булган җирле территориаль бүлек җитәкчесе, заманында үзе дә зур сабантуйларда көрәшкән, мәртәбәле турнирларда бил алышкан Рамил Мусин белән дә элемтәгә чыктык, чөнки аның тәрбияләнүчеләре дә бу турнирдан буш кул кайтмаган.
– Шундый турнирлар күбрәк булсын иде. Ник дисәң, яшь көрәшчеләр анда физик халәтен күрсәтә, холкын ныгыта, тәҗрибә туплый һәм, билгеле, булган һөнәрен камилләштерә. Шул ук вакытта яңа танышлар да туплый, ә спорттагы дуслык – иң ышанычлыларның берсе. Икенчедән, шундый турнирлар яшьләрдә үзара бердәмлек, команда рухын тоярга һәм чын күңелдән дусты яки авылдашы өчен җан ату хисен тәрбияләргә ярдәм итә.
Әйе, без 5 бүләкле урын алып кайттык. Өмет баглаган егетләрем ышанычларымны аклады, дияргә була. Барысына да рәхмәтлемен.
Әмма ләкин Мәскәү командасы өчен чыгыш ясаган авылдашым Эксан Ибраһимовны да әйтеп үтәсем килә, чөнки ул беренче урынны яулады һәм аның өчен дә ихластан шатландым. Ә шундый турнирларда беренче тапкыр чыгыш ясаучы авылдашыбыз Мурат Абидуллин “Җиңүгә омтылыш өчен” дигән махсус бүләккә ия булды, – диде Рамил Абдулхарисович.
Билбаулы көрәш буенча җиденче ел Сергачта секция алып барган тукайлы дустыбыз Рафаэль Арифуллиннан да тәрбияләнүчеләре белән Мәскәүгә кылган сәфәре турында кыскача гына кызыксындык.
– Билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ирфан Шаиповка беренче юллардан ук рәхмәт әйтәсем килә. Ул безгә шундый турнирларга чыгып йөрергә һәрдаим финанс ярдәм күрсәтеп тора.
Миңа калса, бу турнирның положениесе безнең өчен уңайлы иде, шуңа күбрәк көрәшчеләр алып бардык. Нәтиҗәдә, 3 алтын һәм 4әр көмеш белән бакыр медальләр отып кайттык.
Без, әлбәттә, шундый турнирларның берсен дә калдырмаска тырышабыз. Алар яшь көрәшчеләребездә җиңүгә омтылыш тәрбияләргә бер дигән мөмкинлек биреп тора. Бары шул ярышларда гына егетләр җиңүнең тәмен татый.
Икенчедән, нәкъ шундый регионара турнирларда гына яшь көрәшчеләр разряд яклый ала.
Үзебезнең яңа федерация рәсми рәвештә тулы куәтенә эшли башлагач, андый мөмкинлекләр тагын да күбрәк булыр, дип өметләнәм.
Юл уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә, Сергач тирәсендә берничә татар авылы бар, ә менә аннан безнең секциягә йөрүчеләр юк, – дигән борчулы мәсьәлә белән йомгаклады сүзен Рафаэль Камильевич.
Нишләмәк кирәк, билбаулы көрәш Европа һәм дөнья күләменә чыкканда, ул хәзер бер татарныкы гына түгел инде. Шуңа да карамастан, татар балаларының татар көрәше белән мавыгулары кимеп бара. Ә сабантуйларда абсолют батыр исеменә дәгъва кылучыларны бер кул бармакларында гына санарга мөмкин бит хәзер.
ФОТОДА: Зиннур һәм Эксан Ибраһи- мовлар (уртада), сулда Булат Кафиятуллин һәм уңда Дамир Хөсәинов.
Олег ӘНДӘРҖАНОВ.
“Туган як” газетасы