tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган юбилейлы турнир узды
Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган юбилейлы турнир узды

Мәскәүдә Муса Җәлил истәлегенә багышланган юбилейлы турнир узды

Мәскәүнең безнең герой-шагыйрь Муса Җәлил исемендәге 1186 номерлы мәктәп базасында яшүсмерләр арасында билбаулы көрәш буенча күптән түгел генә XV юбилейлы регионара чемпио­нат булып үтте. Ул, гадәттәгечә, татар халкының горурланырлык улы, 1941-1945 еллардагы дәһшәтле сугыш вакытында фашистик тоткынлыкта торып та, Ватаны өчен көрәшү җаен тапкан, рухын саклаган, намусын җуймаган һәм туган иленә, газиз халкы­на үлгәнче тугры калган Муса Җәлил истәлегенә багышланган иде.

Бу турнирның беренчесеннән алып бүгенгесенә кадәр яшь көрәшчеләре белән катнашып килгән Россиянең атказанган укытучысы, мәгариф отличнигы, Сафаҗай мәктәбе директоры Рамил абый Мусиннан шул хакта кыскача гына сораштык.

– Һәрвакыттагыча, турнир яхшы, югары оештыручанлык белән узды. 120 яшь көрәшче ике келәмдә көч сынашты. Елдагыча, безнең тәрбияләнүчеләр быел да сынатмады. Сафаҗайның яшь пәһлеваннары үз авырлыкларында 7 бүләкле урын яулады һәм шуның нәтиҗәсендә, гомум команда күрсәткечләре буенча, Түбән Новгород өлкәсе икенче урынга лаек булды.

Мәктәп дирекциясенә, шәхсән аның директоры Роза ханым Шакировага, Мәскәү шәһәренең билбаулы көрәш федерациясенә үзебезнең милли спортны яшь буын арасында шулай югары дәрәҗәдә про­пагандалаганнары, халкыбыз традицияләре нигезендә алар­да патриотик хис тәрбияләүгә зур өлеш керткәннәре өчен олы рәхмәтемне белдерәм, – дип сөйләде Рамил Хабибович.

Бөтен гомерен безнең татар-мишәр көрәшен үстерүгә һәм рәсмиләштерүгә багышлаган, билбаулы көрәш буенча беренче дөнья чемпионын тәрбияләгән, Россиянең атказанган физкуль­тура хезмәткәре, рбишчалы Зәки абый Валемеев әлеге турнирга 6 тәрбияләнүчесен алып барган һәм шуның 4се бүләкле урыннар яулап, безнең өлкә командасы копилкасына очколар китергән.

– Турнир яхшы узды, бары­сы да тиешлечә кайгыртылган, мәскәүлеләрнең кунакчыллыгы өчен рәхмәттән башка сүз юк. Та­тар халкын башка милләтләр кар­шында лаеклы таныткан герое­быз Муса Җәлил исемен йөрткән турнир озын гомерле булсын иде, – диде Зәки Әнвәрович.

Туган авылы Суыксуда яшь көрәшчеләрнең остазы бул­ган җирле территориаль бүлек җитәкчесе, заманында үзе дә зур сабантуйларда көрәшкән, мәртәбәле турнирларда бил алышкан Рамил Мусин белән дә элемтәгә чыктык, чөнки аның тәрбияләнүчеләре дә бу турнир­дан буш кул кайтмаган.

– Шундый турнирлар күбрәк булсын иде. Ник дисәң, яшь көрәшчеләр анда физик халәтен күрсәтә, холкын ныгыта, тәҗрибә туплый һәм, билгеле, булган һөнәрен камилләштерә. Шул ук вакытта яңа танышлар да туплый, ә спорттагы дуслык – иң ышанычлыларның берсе. Икенчедән, шундый турнирлар яшьләрдә үзара бердәмлек, ко­манда рухын тоярга һәм чын күңелдән дусты яки авылдашы өчен җан ату хисен тәрбияләргә ярдәм итә.

Әйе, без 5 бүләкле урын алып кайттык. Өмет баглаган егетләрем ышанычларымны аклады, дияргә була. Барысына да рәхмәтлемен.

Әмма ләкин Мәскәү командасы өчен чыгыш ясаган авылдашым Эксан Ибраһимовны да әйтеп үтәсем килә, чөнки ул беренче урынны яулады һәм аның өчен дә ихластан шатландым. Ә шун­дый турнирларда беренче тап­кыр чыгыш ясаучы авылдашы­быз Мурат Абидуллин “Җиңүгә омтылыш өчен” дигән махсус бүләккә ия булды, – диде Рамил Абдулхарисович.

Билбаулы көрәш буенча җиденче ел Сергачта секция алып барган тукайлы дусты­быз Рафаэль Арифуллиннан да тәрбияләнүчеләре белән Мәскәүгә кылган сәфәре турын­да кыскача гына кызыксындык.

– Билбаулы көрәш буенча өлкә федерациясе президенты Ир­фан Шаиповка беренче юллар­дан ук рәхмәт әйтәсем килә. Ул безгә шундый турнирларга чы­гып йөрергә һәрдаим финанс ярдәм күрсәтеп тора.

Миңа калса, бу турнирның по­ложениесе безнең өчен уңайлы иде, шуңа күбрәк көрәшчеләр алып бардык. Нәтиҗәдә, 3 ал­тын һәм 4әр көмеш белән бакыр медальләр отып кайттык.

Без, әлбәттә, шундый турнирларның берсен дә калдыр­маска тырышабыз. Алар яшь көрәшчеләребездә җиңүгә ом­тылыш тәрбияләргә бер дигән мөмкинлек биреп тора. Бары шул ярышларда гына егетләр җиңүнең тәмен татый.

Икенчедән, нәкъ шундый ре­гионара турнирларда гына яшь көрәшчеләр разряд яклый ала.

Үзебезнең яңа федерация рәсми рәвештә тулы куәтенә эшли башлагач, андый мөмкинлекләр тагын да күбрәк булыр, дип өметләнәм.

Юл уңаеннан шуны да әйтеп үтәсе килә, Сергач тирәсендә берничә татар авылы бар, ә менә аннан безнең секциягә йөрүчеләр юк, – дигән борчу­лы мәсьәлә белән йомгаклады сүзен Рафаэль Камильевич.

Нишләмәк кирәк, билбау­лы көрәш Европа һәм дөнья күләменә чыкканда, ул хәзер бер татарныкы гына түгел инде. Шуңа да карамастан, татар балаларының татар көрәше белән мавыгулары кимеп бара. Ә сабантуйларда абсолют батыр исеменә дәгъва кылучыларны бер кул бармакларында гына са­нарга мөмкин бит хәзер.

ФОТОДА: Зиннур һәм Эксан Ибраһи- мовлар (уртада), сулда Булат Кафия­туллин һәм уңда Дамир Хөсәинов.

Олег ӘНДӘРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*