Кичә, 9нчы Май бәйрәменә санаулы көннәр калганда, иртә таңнан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Бөек Ватан сугышы ветераннарын Бөек Җиңү көне белән тәбрикли башлады. Иң беренче чиратта ул Нәзарәт бинасында Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы Харис хәзрәт Салихҗан белән күреште. Харис хәзрәткә – 95 яшь. Ул 1944нче елда 17 яшендә фронтка китә, сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. Күрсәткән батырлыклары, ныклыгы, кыюлыгы өчен Бөек Ватан сугышының II дәрәҗә ордены һәм утыздан артык медаль белән бүләкләнә. Бүген аңа әлеге истәлек бүләкләренә Татарстан мөфтиятенең 30 еллык медале дә өстәлде. Әлеге олуг бүләк Харис хәзрәткә озак еллар Казан шәһәре “Хәтер” мәчете имам-хатыйбы вазыйфасын үтәп, дин юлында зур өлеш керткәне өчен тапшырылды. Камил хәзрәт өлкән яшьтәге сугыш ветеранын котлап, сез барлык зур бүләкләргә лаек, сездән Аллаһ разый булсын дип, рәхмәт сүзләрен җиткерде һәм ныклы сәламәтлек теләде, бәйрәм күчтәнәче бирде. Харис хәзрәт үз чиратында күрсәтелгән кадер-хөрмәт, изгелекләр үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын дип, мөфти хәзрәткә эшләрендә уңышлар теләде, соңгы басылып чыккан мәкаләләре белән таныштырды һәм “Хәтер” мәчетенә җомга намазын алып барырга ашыкты.
Аннары Камил хәзрәт чираттагы Бөек Ватан сугышы ветераны Хаҗи Миңнәхмәт улы Гатауллинны өенә барып тәбрикләде. Аңа 96 яшь, ул 1927нче елның 17 апрелендә Самара өлкәсенең Камышлы районы Яңа Ермаково авылында туган. 1941нче елның маенда җиде классны тәмамлый. Сугыш башлангач, колхозда төрле эшләрдә, соңгы елны тракторда эшли. 1944нче елны армия хезмәтенә алына. Сугыш беткәнче Балтыйк буе фронты составында сугыш хәрәкәтләрендә катнаша. 30га якын төрле бүләкләре арасында “Ватан сугышы” ордены һәм “Хәрби казанышлар өчен” медале бар. Бүген Хаҗи абый мөфти кулыннан Нәзарәтнең 30 еллык медален алды. Хаҗи абый үз гомеренең 30 елын дини хезмәткә багышлый – 1992нче елның февраленнән алып күп еллар дәвамында Казан шәһәре Кабан арты мәчетенең мәхәллә шурасы рәисе урынбасары вазыйфасын үти. “Мин эшкә килгәндә мәчетнең халыкка кайтарылуына әле бер ел гына иде. Шуңа карамастан, мәчеткә күп шәкертләр җыелган иде. Габделхак хәзрәт Саматов анда үзе мәдрәсәнең мөдире дә, шәкертләргә дәресләр дә бирә иде, намазларны да үзе укыта иде. Мәчет бинасы 70 елдан артык бернинди ремонтсыз булган, төрле оешмалар кулланып, искереп беткән иде. Җылылык системасы бик начар иде, идәннәре черек, тәрәзә-ишекләре начар. Шулай булса да, дәресләр барды, көндезге һәм кичке, читтән торып уку, якшәмбе курслары эшләде. Мәдрәсәгә Рәсәйнең бөтен өлкәләреннән, Балтыйк буеннан, Урта Азия республикаларыннан, хәтта Ерак Көнчыгыштан да килделәр. Хәзер искиткеч яшь шәкертләребез бар, яшьләр мәчеткә җомгаларга, гаетләргә йөриләр, бу – безнең һәм Ислам диненең киләчәге”, – дип искә алып язган бер мәкаләсендә Хаҗи абый. Камил хәзрәт ветеранга дин юлында куйган тырышлыклары өчен рәхмәт сүзләрен белдереп, Коръән укып дога кылды, ныклы сәламәтлек теләде, бәйрәм күчтәнәче тапшырды.
Якын көннәрдә сугыш ветераннарын һәм тыл хезмәтчәннәрен тәбрикләү Татарстан мөхтәсибәтләрендә дә дәвам итәчәк.
Чыганак: dumrt.ru