tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» грандиоз музыкаль фестиваленең 5 сезонына старт бирә
«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» грандиоз музыкаль фестиваленең 5 сезонына старт бирә

«ШАЯН ТВ» каналы «Cәйлән» грандиоз музыкаль фестиваленең 5 сезонына старт бирә

Проектның төп максаты – татар халык, классик, эстрада җырларын башкаручы балаларны барлау; алар өчен иҗади үсеш мөмкинлеге булдыру. Әлеге фестиваль каналыбызның иң шәп проектына әверелде! Ул катнашучыларга киң мөмкинлекләр бирә, зур сәхнәгә юл ача! Узган сезон җиңүчеләре инде, чын мәгънәсендә, йолдыз булып балкыйлар! Алар танылган артистлар белән бергә чыгыш ясый, татар лейблларының иң-иңнәре белән хезмәттәшлек итә, клипларда төшә, зәңгәр экраннарда балкый! Бер генә Республикакүләм чара да алар катнашыннан башка узмый.

Мөмкинлекне кулыгыздан ычкындырмагыз! Үзегезне сынап карагыз һәм «ШАЯН ТВ» йолдызы булыгыз! Җырыгызны яздырып, анкета тутырып, [email protected] адресына юллагыз!

Гаризалар 2023 елның 2 июленә кадәр кабул ителә!

Чыганак: shayantv

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*