ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск “Татар азаны” Бөтенроссия конкурсына әзерләнә
Ульяновск “Татар азаны” Бөтенроссия конкурсына әзерләнә

Ульяновск “Татар азаны” Бөтенроссия конкурсына әзерләнә

Быел Бөтенроссия «Татар азаны» конкурсының финалы Ульяновск өлкәсендә 21 июньдә үтәчәк. Чара Ульяновск өлкәсендәге «Булгарская застава» тарихи-мәдәни үзәгендә үтәчәк. Сайлап алу турына видеоязмалар 7 июньгә кадәр кабул ителә.

Конкурс татар милли көенә (макам) хас азан әйтү традицияләрен саклап калу, мөэзиннәрнең осталыгын арттыру һәм яшь буынны милли-дини рухта тәрбияләү максатыннан оештырыла.

Конкурста  15яшьтән өлкәнрәк ир-атлар катнаша ала. 15-17 яшьлекләр өчен аерым номинация каралган. Азан татарның милли аһәңе һәм макамы буенча башкарылырга тиеш.

Проект Бөтендөнья татар конгрессы, «Рухи моң» иҗат берләшмәсе һәм Ульяновск өлкәсе губернаторы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*