ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / ХМАО-Югра Көрәш федерациясе рәсми статус алды
ХМАО-Югра Көрәш федерациясе рәсми статус алды

ХМАО-Югра Көрәш федерациясе рәсми статус алды

ХМАО-Югра Спорт департаменты комиссиясе тарафыннан төбәк Көрәш федерациясе аккредитацияләнде. Хәзер оешма рәсми ярышлар үткәрү һәм спорт төрен үстерү мөмкинлегенә ия, шулай ук ул округ дәрәҗәсендә ярдәмгә исәп тота ала.

Билбау көрәше – күп гасырлык тарихка ия һәм татар һәм күп кенә төрки халыклар мәдәниятенең аерылгысыз өлеше булып тора. Гасырлар дәвамында көрәшнең төп кагыйдәсе үзгәрешсез кала: чиста җиңү, көндәшне аркасына ташлап, аны җиргә салган көрәшчегә бирелә.

ЮГРАда көрәш белән 280ләп кеше шөгыльләнә. Бу юнәлеш Сургут, Нефтеюганск, Урай һәм Нижневартовск шәһәрләрендә актив үсеш ала.

Аккредитациядән соң ук төбәк федерациясе зур турнир оештыруга кереште. Инде бу якшәмбедә, III Халыкара Иртыш Сабантуе кысаларында, ир-атлар һәм 13-18 яшьлек егетләр арасында Бөтенроссия көрәш ярышлары узачак. Келәмгә илнең иң көчле 150 көрәшчесе чыгачак.

Гульчачак Фатхулова, ХМАО-Югра

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*