ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / «Туган Батыр» буенча тулы метражлы мультфильм төшереләчәк
«Туган Батыр» буенча тулы метражлы мультфильм төшереләчәк

«Туган Батыр» буенча тулы метражлы мультфильм төшереләчәк

Татарстанда «Туган Батыр» тулы метражлы мультфильмы сценариен яза башладылар. «Татар-информ» га проектның шоураннеры, «Туган авылым» комплексын гамәлгә куючыларның берсе Радик Абдрахманов сөйләгәнчә, фильм якындагы өч елда экраннарга чыгачак.

«Без проектны берьюлы алты телдә эшлибез: татар, рус, инглиз, гарәп, төрек һәм кытай телләрендә. Бурыч зур, проект үзе дә озын. Тулы метражлы фильм төшерү – тиз түгел, бу – җитди вакыйга», – дип сөйләде Абдрахманов.

Проект белән Петербург халыкара икътисади форумында Татарстан стендында танышырга мөмкин. Әлеге форум кырларында «Туган Батыр» проекты белән «Газпром-Медиа» компаниясе арасында хезмәттәшлек турында килешү имзаланды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*